Логотип
Хәбәрләр

"Татар телен яратучылар” клубы онлайн режимга күчә

Уфада "Татар телен яратучылар” клубы үз эшен дәвам иттерә. Ел дәвамында клубта төрле яшьтәге 30дан артык кеше белем алды. Клубның җитәкчесе Гөлшат Сафина билгеләвенчә, татар телен өйрәнергә теләүчеләр...

Уфада "Татар телен яратучылар” клубы үз эшен дәвам иттерә. Ел дәвамында клубта төрле яшьтәге 30дан артык кеше белем алды. Клубның җитәкчесе Гөлшат Сафина билгеләвенчә, татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны көннән-көн арта.

Укучылар арасында чит ил вәкилләре дә бар. Аларга Гөлшат Сафина махсус дистанцион дәресләр бирә.

Гөлшат Сафина: "Дистанцион укыту минем өчен яңалык булып тора. Берничә ай элек миңа, татар телен өйрәнергә теләк белдереп, Германияда яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итте. Шул ук ният белән күптән түгел тумышы белән Алма-атадан, әлеге вакытта Нью-йоркта яшәүче туташ та минем белән элемтәгә керде", - ди.

Эш барышында төрле гаджетлар куллана. Гадәттә укучылар белән скайп аша аралаша икән  Дәрес вакытында җырлар һәм аудиоматериаллар да тынлата. Параллель рәвештә дәрестә яңгыраган яңа сүзләрне телефонга язып бара. "Грамматика белән беррәттән татар мәдәнияте, фольклоры, тарих һәм әдәбияты белән танышуга да зур игътибар бирелә. Гомумән әйткәндә, укучыларымда татар теленә, милләткә мәхәббәт уятучы гадәти булмаган алымнар кулланам. Ул- кызыклы шәхесләр белән очрашулар, бергә татар театрына йөрү, татар халык ашлары пешерү, татар орнаментын сурәтләргә өйрәнү, җырлар башкару һ.б.", - ди "Татар телен яратучылар" клубы җитәкчесе.

  • Уфада татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре серләренә төшенергә теләүчеләр өчен клуб сентябрь аенда үз эшен яңадан башлый, ягъни яңа төркем укучылар җыячак.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк