Логотип
Хәбәрләр

Татар теленнән Бердәм республика имтиханы нәтиҗәләре кичкә билгеле булачак

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген ата-аналар татар теленнән сынау тотты. Татарстан шәһәр һәм районнарында Бердәм республика имтиханы узды. Аның нәтиҗәләре кичкә әзер булача...

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген ата-аналар татар теленнән сынау тотты. Татарстан шәһәр һәм районнарында Бердәм республика имтиханы узды. Аның нәтиҗәләре кичкә әзер булачак. Бу хакта журналистларга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.

Республика Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та татар теленнән белемен сынап карады. Имтиханны теләге булган һәркем яза ала иде. Казанда ул Идел буе районында 127 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Биремнәр өч өлештән тора. Беренче өлеше – тест биремнәре, икенче өлештә текст һәм аңа сораулар бирелә, өченче өлеш иҗади биремнән гыйбарәт. Биремнәрнең авырлык дәрәҗәсенә карап, хат яки кечкенә инша язу кушылган. Лилия Әхмәтҗанова әйтүенчә, быел биремнәр аудиториядә ачыла. Бу татар теленнән генә түгел, башка предметлардан да.

“Бу - бердәм республика тестыннан аермалы буларак, тулы канлы имтихан. Бу балаларга укырга керү өчен кирәк. Катнашучылар бүген имтиханның нинди форматта узганын үзләре күрә алалар. Бүгенге нәтиҗәләр татар теленә битараф булмаган кешеләрнең үзләре өчен кирәк. Мәҗбүри килүчеләр юк монда, үзләре теләп килделәр. Нәтиҗәләр бүген кич һәркемнең үзенә шәхсән хәбәр ителәчәк”, - дип белдерде Лилия Әхмәтҗанова. Бүгенге эшләрне экспертлар, Бердәм республика имтиханын тикшерүче югары квалификациягә ия укытучылар тикшерәчәк.

Имтихан тапшыручылар арасында Татарстан китап нәшриятыннан да вәкилләр бар. Алар арасында баш мөхәррир Ленар Шәех, мөхәррирләр Рифат Сәлах, Газинур Морат, Айсылу Галиева бар.

Айсылу Галиева үзенең һөнәри таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүен тикшереп карар өчен килгәнен әйтте. “Кичә танышым шушы сынау турында мәгълүмат җибәрде. Башка каналлардан белмәдем, бүген иртән телевизордан гына ишеттем. Алдан бернинди мәгълүмат булмады”, - диде ул.

30 нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Илсур Миндубаевның кызы быел 11 сыйныфны тәмамлый. “Шул мохитне хис итәр өчен, мин бүген бирегә килдем. Кызым өчен гаилә белән борчылабыз. Бүгенге хисләремне аңа җиткереп, аны тынычландырырга дигән теләк белән имтихан тапшырырга килдем. Шул ук вакытта үземнең көчемне дә сынап карарга булдым. Кызымның татар теленнән имтихан тапшыруын теләр идем. Әмма ул сайлаган һөнәр буенча татар теле кирәк булмады, шуңа күрә башка фәннәргә тукталдык”, – диде ул.

Илсур Миндубаев әйтүенчә, татар телен өйрәнү мәсьәләсендә ныклап эш алып барырга кирәк. “Татар телен мәҗбүри рәвештә калдырырга кирәк дип саныйм. Телне өйрәнүнең бернинди кыенлыгы юк. Безнең мәктәптә ата-аналар 100 процент - барысы да татар телен укытуга уңай фикерен белдерде”, - ди ул.

Бүгенге имтиханны Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан халыкларының телләре үсеше секторы мөдире Рузәл Мөхәммәтшин белемен сынап карар өчен тапшырганын әйтте. “Мин бу имтиханны 12 ел элек тапшырган идем. 2006 елда рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы һәм татар теленнән Бердәм республика имтиханы тапшырдым. Инде ничә ел узгач, тел белеме буенча белемнәрем хәтердәме икәнен тикшереп карарга һәм хәзер укучыларга имтихан тапшыру ничегрәк икәнен белергә теләдем. Телне камил дәрәҗәдә белүчеләр категориясен сайладым. Ә 2006 елда рус мәктәбен тәмамлаучы укучы буларак тапшырган идем. Махсус әзерләнмәдем, әзерлексез генә ничек тапшыра алуымны беләсем килә”, - диде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк