Логотип
Хәбәрләр

Тatar Todayны кемнәр сатып алган?

Барыбызга да мәгълүм булган интернет-портал, эстрада һәм шоу-бизнес яңалыкларын, сәхнә арты серләрен ачучы Тatar Today порталының хуҗасы Рөстәм Исхаков бүген аккаунтның башка хуҗаларга сатылуы хакында...

Барыбызга да мәгълүм булган интернет-портал, эстрада һәм шоу-бизнес яңалыкларын, сәхнә арты серләрен ачучы Тatar Today порталының хуҗасы Рөстәм Исхаков бүген аккаунтның башка хуҗаларга сатылуы хакында хәбәр итте. Журналист сүзләре буенча, сатып алучыларга Тatar Today алып барган эшчәнлек өлкәсе аеруча кызыклы булган һәм порталның аудиториясен дә алар үзләренә уңышлы тапканнар. Шул рәвешле, әлеге бренд астында хәзер ике аккаунт эшләячәк. Аңлавыбызча, аларның эшчәнлек өлкәсе дә бер юнәлештә барачак.

Ни өчен шулай булганны Рөстәм Исхаков тиздән аңлатырга вәгъдә итте.

Автор: А.Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк