Логотип
Хәбәрләр

Татар яшьләре өчен Камал театры залы санау берәмлеге булып тора

Камал театры залы татар интеллигентларын санау берәмлегенә әверелә башлады. Татар дөньясында актив яшьләр татар интеллигенциясе санын Камал театры залы белән үлчи. Бүген “Татар-информ”да татар интелли...

Камал театры залы татар интеллигентларын санау берәмлегенә әверелә башлады. Татар дөньясында актив яшьләр татар интеллигенциясе санын Камал театры залы белән үлчи. Бүген “Татар-информ”да татар интеллигенциясенең яңа буын вәкилләре катнашында узган матбугат конференциясендә катнашучылар үзләре кебек актив татар яшьләрен “Камал театры залы” белән үлчәделәр.

  • Камал театрының зур залында 800 урын бар.

"Идел" журналының веб-редакторы Зөләйха Камалова милли җанлы татар яшьләренең санын “Бер Камал театры залы” дип билгеләсә, "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе алып баручысы Идел Кыямов белән Татар дәүләт филармониясе солисты Ильяс Камалов бераз күбрәк булырга тиеш дип фаразладылар.

“Безнең кебек яшьләр бар. Ләкин алар күп түгел, күбрәк булса, әйбәт булыр иде. Сан белән әйтә алмыйм. Бер Камал театры залы булыр”, - диде язучы Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова.

“Интеллигенция сүзе күтәренке ул, без гади яшьләр. Татар активистлары дип алсак, Татарстанны һәм чит җирләрдә иҗат итүчеләрне алсак, Камал театрыннан күбрәк булыр дип уйлыйм, - диде Идел Кыямов – танылган журналистлар Мөршидә һәм Илдар Кыямовларның уллары. – Алар һәрберсе үз мохитендә милләт өчен эш алып бара. Кемдер альтернатив музыка белән шөгыльләнә, кемдер музыка яза, кемдер матур сөйләү белән шөгыльләнә”. Ул яңа буын интеллигенциясенең Казан югары һәм махсус уку йортларында күп булуын әйтә.

Виолончелист музыкант Ильяс Камалов татар мәдәнияте белән кызыксынучы татар яшьләрен Камал театры залыннан күбрәк булу мөмкинлеген, аларның тупланмаган булуын билгеләп үтте.

Камал театры залында партеры һәм балконы белән бергә 800 урын бар. Димәк, яшьләр фикеренчә, яңа татар яшьләрен бер мең чамасы кеше була.

Яшьләрнең Камал театры залын санау берәмлеге итеп куллануы бу театрның яшьләрнең эксперименталь проектлары өчен ачык булуына да бәйле. “Калеб” яшьләр иҗат берләшмәсе кичәләре, яшь иҗатчыларның “Ку” рок-спектакле, “Әлиф” хореографик спектакле кебек заманча проектлары Камал театрының Кече залында күрсәтелде.

“Интертат” электрон газетасы татар интеллигенциясенә адресланган “Җилкәнсезләр”спектакленең тамашачысы саныннан чыгып татар интеллигенциясен 15000 кеше дип билгеләгән иде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк