Логотип
Хәбәрләр

Татар яшьләре форумы «Әлиф» спектакле командасын Тукай премиясенә тәкъдим итәргә җыена

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Әлиф» хореографик спектаклен чыгарган команданы Тукай премиясенә тәкъдим итәргә җыена. Бу «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды. «Әлиф» командасы ул - иде...

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Әлиф» хореографик спектаклен чыгарган команданы Тукай премиясенә тәкъдим итәргә җыена. Бу «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды.

«Әлиф» командасы ул - идея авторы һәм режиссер Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамов һәм биюче Нурбәк Батулла.

Тукай премиясенә кандидатлардан гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.

«Әлиф» спектаклендә биюче Нурбәк Батулла әлеге эше өчен Россиянең «Алтын битлек» театраль премиясенә лаек булган иде. Спектакльнең идеясе - татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын биюдә гәүдәләндерү. 

Фото: Салават Камалетдинов

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк