Логотип
Хәбәрләр

Татар язучылары әдәби ел йомгакларын яңа форматта үткәрү турында фикер алышты

Татар язучылары Әдәби ел йомгакларын яңа форматта уздыру турында киңәште, әмма уртак фикергә килә алмады. Фикер алышу бүген Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть секциясеутырышында үтте. Берле...

Татар язучылары Әдәби ел йомгакларын яңа форматта уздыру турында киңәште, әмма уртак фикергә килә алмады. Фикер алышу бүген Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть секциясеутырышында үтте.

Берлекнең Әдәби тәнкыйть секциясе җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов үткән елгы утырыштагы кайбер ризасызлыкларны истә тотып, еллык җыелышның форматын үзгәртү буенча тәкъдимнәр булу-булмавы белән кызыксынды. Сүз җыелышның төп өлешен озын докладлар алып, фикер алышуга вакыт калмавы турында бара.

Марсель Галиев докладларны алдан бастырып таратырга һәм аларны җыелышта укып тормаска тәкъдим кертте. Фоат Галимуллин Әдәби ел йомгакларында секцияләргә бүленеп эшләргә һәм секция әгъзалары фикерен җыелышка чыгарырга тәкъдим итте. Тәлгать Галиуллин шәхсән үзенең бер секция белән генә чикләнергә теләмәвен әйтте һәм күп язучыларның да шулай уйлау мөмкинлеген искәртте. Ул әдәби ел йомгаклары форматын үзгәртмәү яклы булуын әйтеп, “мөгез чыгармаска” киңәш итте.

 

Әдәби ел йомгаклары – язучыларның ел азагында гомуми җыелыш ясап, ел дәвамындагы иҗатка нәтиҗә ясаулары. Аның төп өлешен проза, поэзия, әдәби тәнкыйть, драматургия, рус телендәге иҗат юнәлешендә доклад тыңлау алып тора. Шулай ук, төрле казанышлар өчен бүләкләүләр, яңа әгъзаларга таныклыклар тапшырылырга мөмкин. 


 Рузилә Мөхәммәтова

Салават Камалетдинов

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк