Логотип
Хәбәрләр

Татар җыр сәнгатендә тагын бер югалту...

Татарстанның халык артисты вафат...

Татарстанның халык артисты Равил Харисов вафат, Бу хакта Казан филармониясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Казан шәһәр филармониясе солисты Равил Харисовка 72 яшь иде.

Равил Харисов – Татарстанның халык артисты. Ул 1948 елның 11 августында Казан шәһәрендә туган. 15 ел дәвамында Равил әфәнде Мәскәүдә Анатолий Кролл җитәкчелегендәге «Современник» ансамблендә солист булып эшләгән. «Бәйрәм», «Мирас» ансамбльләрен Равил әфәнде булдырган. Әлеге ансамбльләрдә ул сәнгать җитәкчесе булып эшләгән. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казан шәһәр филармониясе солисты булып эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк