Логотип
Хәбәрләр

«Татар җыры»нда безне ниләр көтә?

Фестивальнең быелгы үзенчәлекләре турында беренче булып «Барс-Медиа» татар медиа группасы башкарма директоры Динә Гәрәева сөйләде. Зур юбилейга кадәр «Татар җыры» «Тагын бер адым» исемен йөртәчәк. -...

Фестивальнең быелгы үзенчәлекләре турында беренче булып «Барс-Медиа» татар медиа группасы башкарма директоры Динә Гәрәева сөйләде. Зур юбилейга кадәр «Татар җыры» «Тагын бер адым» исемен йөртәчәк.

- Халыкара «Татар җыры» эстрада фестивале «Пирамида» концертлар залы сәхнәсендә быел унтугызынчы тапкыр үткәрелә. Фестивалебез 20 еллык юбилее алдыннан «Тагын бер адым» исемен йөртә. Бу исем ниндидер яңа үрләргә, яңа исемнәргә тагын бер адым булып тора. 19 ел рәттән эшләү фестиваль өчен бер дә аз түгел, чөнки ул вакыт эчендә яңа исемнәр ачыла, яңа җырчылар пәйда була һәм, иң мөһиме ‒ меңләгән тамашачыга онытылмаслык хатирәләр бүләк ителә. Тамашачы мәхәббәтен яуламасак, партнерларыбыз булмаса, без бу фестивальне булдыра алмас идек. Аларга бик зур рәхмәт, ‒ диде Динә Гәрәева.

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк