Логотип
Хәбәрләр

Татар журналистикасы бер беткәч, кабат торгызылса да, аңа килмәячәкләр – Миңназыйм Сәфәров

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров КФУда татар журналистикасы бүлеге бетерелүгә карата үз фикерен әйтте. Бу хакта ул “...

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров КФУда татар журналистикасы бүлеге бетерелүгә карата үз фикерен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында белдерде.

“Яшерен-батырын түгел, алдап булмаса, җолдап дигәндәй, татар матбугатына, гомумән, матбугатка сулыш алырга ирек бирмәүчеләр бар. Беркөн университетта ачык ишекләр көнендә утырам - сөйләшкән сүзләренә караганда, анда журналистиканың исе дә юк. Контент, эчтәлек турында сөйләүче юк. Анда техник мөмкинлекләр турында сөйлиләр. Минем моңа баш эшләп бетерми. Журналистиканы бөтенләй юкка чыгармакчы булалар. Бер бюджет урын да калмый икән – журналистика юк дигән сүз бит”, – диде Миңназыйм Сәфәров.

Миңназыйм Сәфәров бүгенге көндә ни өчен университетка барып укытып йөрүен дә аңлатты.

“Мин борчылам, әмма бер өметем бар - бу саташу бетәр дип уйлыйм. Саташу бит инде бу. Колхозларны бетерделәр, совхозга күчтек. Аннан яңадан аерылдык. Шуның кебек бу маташу. Кулдан килгәнне эшләргә кирәк. Исмәгыйль Шәрәфиев миңа: “Миңназыйм, син университетта бер тиен акча түләмәсәләр дә укыт, син анда кемнәр килгәнне беләсең, кадрлар чүпләр өчен булса да йөр”, - ди иде. Менә мин нәкъ шуның өчен йөрим. Быел беренче курста укучы Чулпан Гарифуллинаны штатка алдык. Аны әле тирәнлеккә өйрәтәсе бар барын, әмма ул яза, журналистиканың асылын аңлый. Менә шундыйларны чүплибез инде. Әмма бу - чыгу юлы түгел. Бу бит дәүләт әзерлеге түгел. Хөкүмәткә 10 журналист әзерләргә акча бирү кыйммәтме ул? - ди баш мөхәррир.

Сәфәров шулай ук башка һөнәр иясен дә журналист ясап булмый дигән фикердә.

“Система кирәк, аны бер кулдан ычкындырсаң, бетә ул. Журналистика бер беткәч, кабат торгызылса да, аңа килмиячәкләр. Бер югары белем алган кешене әвеш-тәвеш кенә журналист итеп әзерләп булмый. Ярты-йорты телле кешедән журналист ясап булмый. Бу мәсьәләдә саташырга ярамый”, – ди “Ватаным Татарстан” газетасы редакторы.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак “Ватаным Татарстан” газетасы 100 еллык юбилеен хәйрия концерты итеп уздыра, Татарстанда барлык журналистларны туплаган берләшмә барлыкка килергә мөмкин һәм Миңназыйм Сәфәров авыллардагы хат ташучылар мәсьәләсен югарырак җитәкчеләр алдында күтәрергә җыена, Миңназыйм Сәфәров кемгәдер шалтыратып кына, тираж җыеп булмавын белдерде һәм “Ватаным Татарстан” газетасы редакторы журналистикада хатын-кызлар түгел, ир-атлар булырга тиеш дип саный, “Ватаным Татарстан” “Сәйдәш” мәдәни үзәгенә ремонт өчен акча алырга ярдәм иткән дип тә язган иде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк