Логотип
Хәбәрләр

Татар журналистикасы зур югалту кичерә...

Татар журналистикасы зур югалту кичерә...

Татар журналистикасы зур югалту кичерә.

Бүген татар матбугатының иң провокацион журналисты Габдерәхимнең (Рөстәм Юнысов) вафат булуы хакында билгеле булды. Бу хакта соңгы елларда Габдерәхим эшләгән «Акчарлак» газетасы редакциясе хезмәткәрләре хәбәр итә.

Рөстәм Юнысов Казан театр училищесын тәмамлый. Берничә ел К. Тинчурин театрында эшләгәннән соң, 1990 елларда Казанда эшләп килгән «Курай» радиосының диджее буларак таныла. Алга таба Габдерәхим татар басма матбугаты арасында зур популярлык алган «Акчарлак» газетасы белән хезмәттәшлек итә башлый. Кайсы гына артистның сәхнә арты тормышын һәм шәхси серләрен чишмәде икән үткен телле журналист? Татар журналистлары арасында үзенең провокацион сораулары, туры сүзлелеге белән күп кенә эстрада артистларын уңайсыз хәлгә калдыручы да дистә еллар дәвамында Рөстәм Юнысов булды.

Күренекле журналистның арабыздан китүе ‒ татар матбугаты өчен зур югалту. Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк