Логотип
Хәбәрләр

Татарча аралашу клубы авторлык хокуклары белән бәйле рәвештә исемен үзгәртә

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). ”Татарский самовар” татарча аралашу клубы утырышларын уздыручылар хәзер “Татарчаәйт” исемле проектта эшли башлый. Бу хакта "Татар-информ"га прое...

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). ”Татарский самовар” татарча аралашу клубы утырышларын уздыручылар хәзер “Татарчаәйт” исемле проектта эшли башлый. Бу хакта "Татар-информ"га проектны оештыручыларның берсе Рамил Ибраһимов хәбәр итте.

“Без "Татарский самовар" утырышларын Казанның "Циферблат" тайм-кафесында үткәрә идек. Хәзер исә без "Фәрит Галимов остаханәсендә" "Татарчаәйт" исемле проектта җыелачакбыз. Атаманы үзгәртүнең сәбәбе "Циферблат"ның кагыйдәсенә бәйле: әгәр дә оештыручылар алардан аерылып чыга икән, исемне дә калдырып чыгарга тиеш булалар. Без, моны аңлап, “Татарчаәйт” дигән яңа аралашу клубын оештырырга булдык. “Татарский самовар” бренды белән үзебезгә исем ясарга теләмәгән дә идек, чөнки татарча аралашу клубының әллә ни популярлыгы булмады. Хәзер без “Татарчаәйт”тән бөтен Казанга да билгеле татарча аралашу клубы ясарга уйлыйбыз”, - диде Рамил Ибраһимов.

“Татар-информ” хәбәрчесе “Циферблат” вәкилләре белән дә элемтәгә керде. Алар да бу кагыйдәнең булуын раслады һәм, әгәр теләүчеләр булса, “Татарский самовар” исеме белән “Циферблат”та чаралар үткәрә алулары турында әйтте. Хәзерге вакытта “Татарский самовар” үз эшчәнлеген туктатты, диде "Циферблат" вәкилләре.

Рамил һәм Руслан Ибраһимовлар оештырган аралашу клубының Яңа ел алдыннан узган утырышы турында “Татар-информ” язган иде. Ул вакытта аралашу клубына нибары 5 кеше килде.

Руслан Ибраһимов Нефтеюганск шәһәрендә туган. Казанда аралашу клубын оештыруы татар телен өйрәнергә мохит булдырырга омтылуына бәйле. Руслан Ибраһимов сүзләренчә, татар теле тирәсендә туган вазгыять татарларны “уяткан” һәм тел яңа милли проектлар ясарга этәргән.

“Татарчаәйт” клубы утырышы 3 февраль көнне 18:00 сәгатьтә, Муса Җәлил урамы 19 йортта урнашкан “Фәрит Галимов остаханәсе”ндә узачак. Бу көнне "Татарчаәйт" барлык теләүчеләрне балачакны искә төшерергә һәм Эдуард Успенскийның "Крокодил Гена һәм аның дуслары" әсәрен укып, тәрҗемә итәргә чакыра. Киләсе очрашуда бу әсәр сәхнәләштерелер дип көтелә. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк