Логотип
Хәбәрләр

Татарча рэп акча китерә

- Рэпер күбесенчә тормышта нәрсәдер белән килешмәвен, үзенең тормышта ниләр кичерүләрен, димәк чынбарлыкта булган әйберләр турында укый. Уйлап чыгарып, ялганлап язган рэперлар бармы бүген. Гомумән, на...

- Рэпер күбесенчә тормышта нәрсәдер белән килешмәвен, үзенең тормышта ниләр кичерүләрен, димәк чынбарлыкта булган әйберләр турында укый. Уйлап чыгарып, ялганлап язган рэперлар бармы бүген. Гомумән, начармы ул уйлап чыгарып язу?

- Элегрәк ул принцип иде инде, «тру рэп» язу. Рэперлар язса, ул дөрес хәл булырга тиеш иде. Хәзер рэп ул шундый нәрсә ‒ аның чикләре бөтенләй юк. Мәсәлән, кемдер образ уйлап таба да шуңа нигезләнеп музыка ясый һәм бу әйбәт килеп чыгарга мөмкин. Ә кемдер чынбарлыкны яза. Хәзерге вакытта андый чикләр юк. Мәсәлән, рэпер буласың икән, син чын дөреслекне генә язарга тиеш дигән әйбер юк. Әгәр син бернәрсә дә әйтә алмыйсың икән, сиңа образ һәм шушы образга нигезләнеп музыка ясарга кирәк. Ә элек нәрсә күрәм ‒ шуны язам шикелле иде.

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк