Татарлар Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен яттан белергә тиеш

«Эпосларны өйрәнү, тарихны тирәнерәк аңлау борынгы чорларның рухын аңларга мөмкинлек бирә», ‒ ди галим.

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев һәр татар кешесе Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен яттан белергә тиеш дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

  • Казахстанда VI-X сыйныф укучылары казах халкының «Қобыланды батыр» дастанын яттан өйрәнергә тиеш булачак. Ил президенты Нурсолтан Назарбаев куйган максатларга нигезләнгән бу инициатива милли кодны формалаштыруга йогынты ясар дип фаразлана. 

«Татар-информ» хәбәрчесенең «Ә татар укучылары нинди әсәрне яттан белергә тиеш дип саныйсыз?» дигән соравына Искәндәр Гыйләҗев Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен тәкъдим итте. «Балалар шушы әсәрне өйрәнсә, борынгы чорны яхшырак аңлый алырлар иде. Бу әсәрдә татарның бай мәдәни тарихы чагыла», ‒ диде Искәндәр Гыйләҗев.

Искәндәр Гыйләҗев эпос халык мәдәниятының иң борынгы катламнарын күтәрә, элекке чорларның рухын җиткерә дигән фикердә. «Эпосның һәрбер халык тарихында урыны бик зур. Шуңа күрә эпосларны өйрәнү, тарихны тирәнрәк аңлау борынгы чорларның рухын аңларга мөмкинлек бирә», ‒ диде ул.

Әгәр Татарстанда мәдәният һәм мәгәриф министрлыклары шундый юнәлешләргә игътибар бирсә, конкурслар, викторина, олимпиадалар оештырып була, дигән фикердә Искәндәр Гыйләҗев. «Ләкин олимпиада кыска вакытлы чара гына булып чыга, ә казахлар аны зур, масштаблы укыту процессына кертү дип карыйлар», ‒ диде ул.

Казахстан аерым суверен дәүләт буларак үсә, шуңа күрә казахларның мәдәни үсеш өчен мөмкинлекләре күбрәк, дип искәртте Искәндәр Гыйләҗев. «Тарихка бәйле булган нәрсәләрне онытырга ярамый, ләкин хәзерге көндә дәүләт мәктәп стандартлары андый мөмкинлекне бирәме, анысын да онытырга ярамый», ‒диде галим.

Чыганак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
972
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
959
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1408
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1175
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
912
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1331
0
1
Нишләтергә?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы