Логотип
Хәбәрләр

Татарлар ярата белгәнме - Чәкчәк музеенда татар мәхәббәте тарихы турында фикер алыштылар

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарлар яратуларын ничек белдергән, татарча мәрсияләргә ышанырга ярыймы – кичә Казанның Чәкчәк музеенда – чәкчәкле чәй өстәле артында шул хакта ф...

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарлар яратуларын ничек белдергән, татарча мәрсияләргә ышанырга ярыймы – кичә Казанның Чәкчәк музеенда – чәкчәкле чәй өстәле артында шул хакта фикер алыштылар.  «Татар эмоциясе тарихы: мәхәббәткә ретреспектива» дип аталган лекцияне “Татар-информ” хәбәрчесе дә тыңлады.

Мәгълүмат өчен. Лекция “Тарихи бранч” клубының күчмә утырышы буларак оештырылган. “Тарихи бранч” - тарихка багышланган яңа форматтагы клуб. Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты белән Бөтендөнья татар яшьләре форумының уртак проекты 2017 елда старт алды һәм татар тарихына кагылышлы шактый кызыклы темаларны күтәреп чыкты. Чәкчәк музее утырышларының кураторы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, журналист Рәдиф Кашапов. Лекцияне тарихчы, ТР Дәүләт архивы директоры урынбасары Илдар Шәфыйков укыды.

Утырыш Чәкчәк музееның Чәй кафесында үтте. Ул – 30 кеше сыйдырышлы ретро стильдәге элементлар кертеп эшләнгән бүлмә. Лекция тыңларга һәм татар эмоцияләре хакында фикер алышырга бары тик хатын-кызлар гына килгән. Арада филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина-Аль-Анси, Татарстан Милли архивы галимнәре дә бар иде.

Илдар Шәфыйковның татар кешесендә эмоцияләр чагылышы турындагы чыгышы төгәл нәтиҗәләр белән тәмамланмады. Чөнки буыннан-буынга күчәргә тиешле белем тарихи сәбәпләр аркасында күчерелми калган – ир-атлар сугышлар аркасында күпләп кырылган. Илдар Шәфыйков үткән гасырлардагы татарларның психологиясен бүгенге күзлектән чыгып бәяләргә ярамаганын билгели. Әйтик, ул чакта хатын-кыз үзен ир-ат артында гына күрә алган һәм аның балаларны калдырып кияүгә чыгып китүе табигый саналган. Илдар Шәфыйков татар ирләренең читтә туган балаларын ташламауларын, аны өйгә – хатынына алып кайтып бирүен билгеләп үтте. Андый бала кадер-хөрмәттә үсмәсә дә, читтә калмаган.

Илдар Шәфыйков татарның әдәби әсәрләрдәге мәхәббәткә бик ышанып карамаска киңәш итә. “Мәрсия шигырьләрнең бүгенге 8 март котлаулары кебек гомуми сүзләр булуы мөмкин”, - ди ул.

Чәкчәк музеенда бу темага лекцияләр алга таба да дәвам итәчәк. Ул айга бер булыр дип көтелә.

Лекцияләргә керү хакы – 200 сум. Бу хакка чәкчәк белән чәй эчү дә керә. 

татар-информ

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк