Логотип
Хәбәрләр

Татарның үз Бароны!

«Син чегән баронына охшагансың», − дип әйтте дә, шуның Барон дигәне ябышып кайтты да. «Чегән»е ник төшеп калды дисәгез, әтинең кушаматы ул. Бер гаиләдә ике чегән була алмый бит инде. Әтигә ул кушамат озын кара чәчле, кара тәнле, зәңгәр күзле һәм куе кызыл, киң якалы күлмәк кияргә яратканга эләккән заманында.

Альберт Шакиров турында ишетмәгән-белмәгән кешеләр хәзер сирәктер. Аның белән кайсы темага сөйләшсәң дә, әйтер сүзе, тирән фикере бар. Бүген сезгә тәкъдим итәчәк әңгәмәдә шактый мәсьәләгә кагылып үттек…

Альберт абый, без сезне киң кырлы шәхес буларак беләбез: Интернетта язылучыларыгыз өчен сез татарның Бароны, телевидениедә алып баручы, театр сәнгатендә драматург, сәхнә өлкәсендә сценарист һәм төрле конкурсларда жюри әгъзасы... Ә шулай да, беренче чиратта Сез кем?

− Алай үземне бер генә төрле өлкәгә борып, ниндидер кысаларга кертергә тырышып караганым юк. Хәзер заманасы шундый. Күпкырлы, күп һөнәрле була белсәң кулайрак та, күңеллерәк тә. Аннан соң, өлкәләре бик күп булып тоелса да, аларның асыллары бер. Алып баручы булу да, сценарийлар язу, тапшырулар җитештерү дә тел байлыгы һәм зур күләмле мәгълүматны эшкәртә белүне таләп итә. Бу сыйфатыңны чарлый аласың икән, медиа, кино-театр, фән өлкәләре җиңелрәк бирелә. Бик тырышып бер сүзгә генә сыеп карасаң, ул, мөгаен, «автор» булыр. Бу сүз барлык өлкәләргә туры килә һәм шәхсән нидер язу, уйлап чыгару, җитештерүне күз алдында тота. Миңа үз фикеремне формалаштыру һәм аның белән бүлешү мөһим.

«Барон» авторитетлы, көчле дигәнне аңлата. Бу сезнең гаилә кушаматымы, гомумән, аның килеп чыгышын сөйләгез әле!

− Аның килеп чыгышы бик гади генә булды. Ничәнче ел икәнен хәтерләмим, әмма Чаллыга татар КВН лигасында катнашырга барган вакыт иде. Бу уенга Казахстан командасы да килгән иде дип хәтерлим. Уен узды, командалар ниндидер ял базасында куна каласы, остаханәләр сыман чаралар буласы. Шул вакытта теге Казах командасыннан бер кыз белән аралашып озатышып йөрдек. Ул минем колактагы зур алтын алкага бик сокланып: «Син чегән баронына охшагансың», − дип әйтте дә, шуның Барон дигәне ябышып кайтты да. «Чегән»е ник төшеп калды дисәгез, әтинең кушаматы ул. Бер гаиләдә ике чегән була алмый бит инде. Әтигә ул кушамат озын кара чәчле, кара тәнле, зәңгәр күзле һәм куе кызыл, киң якалы күлмәк кияргә яратканга эләккән заманында.

Бу арада вакытыгыз бик тыгыз, ниләр белән мәшгуль сез?

− Бу арада әлеге дә баягы яңа сценарийлар язу белән мәш киләбез. «Без» дим, чөнки сериал кебек күләмле проектларны иҗат төркеме белән бергә эшлим. Анда үзең генә бик тиз адашырга мөмкинсең. Аннан тыш документаль фильм төшерү хыялын чынга ашырырга йөрим. Смета, команда, кирәкле җиһазлар, сөйләшүләр... Беренче эш Әтнә районы Бәрәскә авылы тарихына, аның нәселләренә, танылган мәчетенә багышланган булачак. Өйрәнәсе, эшкәртәсе материал бик күп, ләкин иң мөһиме - ул бар. Әлегә иң зур хыял − данлыклы, игътибарга лаек татар авыллары, шәхесләре турында документаль фильмнар төшерү. Бу өлкә бездә яралгы дәрәҗәсендә генә. Әмма ул бик кирәк. Калган эшләр элеккечә: тапшырулар төшерү, алып бару, сценарийлар.

ТНВда «Алмаш» сериалы күрсәтелде. Сценарийлар күптән язасызмы, ә «Алмаш»ка алынуыгыз ничек булды?

− ТНВда яңа төр сериаллар төшерә башлаганнан кереп киттем ул өлкәгә. «Рәхәт яшибез» дигән ситкомда бер сериянең авторы булып башлаган идем берничә ел элек. Яңа төр сериаллар дигәндә, күләмле, аерым команда белән тотынып, җитди җитештерү базасы белән эшләнә торган сериаллар турында сүз бара. «Бер-бер хәл», «Алмаш» шундый сериаллар һәм алар сыйфатлы сурәтләре белән үк аерылып тора. «Ватан 21 Гасыр» кинокомпаниясе оешу, аның даими җитештерүдә булуын, ел да кимендә бер сериал чыгып баруын бик зур казаныш дип саныйм. «Ватан» үз тирәсенә тәҗрибә туплап өлгергән белгечләрне җыеп торганда татар телле фильмнарны өзлексез чыгарып бару – мөмкин эш.

 

Сериалның темасы һәрвакыт актуаль. Үзегез бу проблеманың чишелешен күрәсезме? Авылларның киләчәге бармы?

− Бар, әлбәттә, бар. Бәлкем, ул без күрергә күнеккән авыллар да булмастыр, әмма авыл хуҗалыгыннан башка без беркая да китә алмыйбыз. Әйе, зур корпорацияләр килеп, җир алып продукция җитештерү дә бар, әмма авыллар, утарлар булып яшәп җитештерелгән, үзенчәлеге булган, стандартларга кермәгән ит, сөт, майның да дәрәҗәсе гел үсәр дип уйлыйм мин. Читтән торып эшләү, уку мөмкинлеге камилләшкән саен да шәһәрләрдән авылларга күченү җае арта. Шәһәрләргә кирәгендә барып килү дә күп вакыт алмый хәзер. Авыл йортларындагы шартлар да шәһәрдән калышмый. Шуңа, авылдагы яшәү рәвешен пропагандаларга, мөмкинлекләр барлыгын җиткерергә кирәк дип саныйм. Әлбәттә, авыл җирлегенә туктаусыз ярдәм кирәк әле дә: югары тизлекле интернет, күптөрле эшмәкәрлекне үстерү программалары һәм башкалар. Бу эш бар һәм ул тукталмасын, үсә генә барсын иде.

Берсендә Искәндәр абый Гыйләҗев «Татар теленең иң явыз дошманы авылдан күченгән татар абзые яки татар апасы» дигән фикерен әйткән иде. Сез моның белән килешәсезме?

− Бу җөмләдә Искәндәр абый әйткән фикернең бер өлеше генә. «…ләкин һәрберсе түгел», – дип тә өстәгән иде ул. Аннан соң, ул фикернең үз чоры бар. Галим буларак, Искәндәр абый, гомумән, гасырлар турында сөйләшә. Андый яссылыкта, әлбәттә, бу фикернең нигезе, мантыйгы бар. Өлкәнрәк буын вәкилләре шәһәрләрдә татарча сөйләшергә оялган вакытларын хәтерли, я ишетеп беләдер әле. Бу темага Салават Фәтхетдиновның да хатирәсе бар. Чаллыда татарча сөйләшеп йөргәндә «говорите на человеческом языке», − дип кисәтү ясаганнарын әле дә сөйли. Шуңа күрә, балалар русча белсен, минем кебек иза чикмәсен, кимсенмәсен дип, татар теленә кул селтәүчеләр дә булган, билгеле. Ләкин һәрберсе дә түгел. Бүгенге көндә шәһәрләрдә татар мохите формалаша. Яшь буын татарлыгыннан ояла, яшерә торганнардан түгел. Ләкин ул татарлык әле дә экзотик күренеш, кызганыч. Мохит, даирә булды дигәндә генә туган телдә укыту, кулланылуы нык кыскарды. Монысы инде аерым бер проблема.

Сез үзегез дә авыл кешесе. Сезнең кебекләргә «авыл җене кагылган» диләр. Сезнең балачак ничек узды?

− Барлык авыл балаларыныкы кебек инде ул. Мәктәпкә барып укыдык, өйгә кайтып хуҗалык эшләрен эшләштек, аннан кереп дәрес әзерләдек (теләк булганда). Кар көрәү, тирес түгү, су ташу, маллар карашу, печән әзерләшү – гадәти авыл мәшәкатьләре. Урта белемне күрше Күңгәр мәктәбенә йөреп алдык (үзебездә башлангыч мәктәп кенә). Җәяү барып кайткан чаклар да булды, велосипедта да йөрдек – күңелле яшәдек без, авыл дигәч тә. Гомумән, безгә әйбәт тәрбия, хезмәт тәрбиясе, авыл тәрбиясе бирелде, бик әйбәт урта белем алдык. Мин Казанга укырга килгәндә холык ягыннан да, белем ягыннан да шәһәр балалары арасында югалырлык түгел идем. Без иректә, иркендә үстек, үз-үзебез, бер-беребез өчен җавап бирә белеп үстек. Мөстәкыйль булдык. Авылныкы булуым белән бик бәхетле мин.

Интернетта сәхифәгезне карап баручылар сезнең «Утар» турында яхшы белә. Безнең укучылар арасында белмәүчеләр дә бардыр. Нәрсә ул Утар?

− «Шакировлар утары» дип без йорт хуҗалыгын атыйбыз. Әле яңа гына тана бозау туды утарда, сыерлар, сарыклар, үгезләр бар. Җәйлектә бройлер чебиләр, үрдәкләр, күркәләр дә булып ала. Аннан тыш, танышлардан әйбәт ит алып тушёнка, тутырма ише продукция дә эшләп алабыз вакыты белән. Язылучыларга менә шул авыллы, итле мәшәкатьләр, безнең гаиләнең үзенчәлекле тормышы, гараждагы техника, әтинең анда казынуы бик ошый. Без күз буяп яши торган яки сүз эзләп кесәгә керә торган кешеләр түгел, бәлкем шуңа да үз итәләрдер. «Ясалмалылык булмаганга, нәкъ безнеңчә яшәгәнгә карыйбыз», − диючеләр шактый.

 

Сез карап торышка усал кешегә охшагансыз. Чынында нинди?

− Усал дип әйтәләр. Мин болай бик ипле сөйләшә торган, сабыр кеше, әмма кәефсез чагымны күрмәү хәерле. Шуңа күрә якыннан таныш булмаган кешеләрнең беренче караштан куркыбрак тору хисен дөрес хис дип саныйм. Хатын белән 10 ел бергә яшибез икән инде, менә ул тәгаен белеп әйтә мине усал дип.

Хәзерге заман кешесенә усаллык кирәкме?

− Кирәк. Әмма мин кирәк җирдә, кирәк кешеләр белән усал булырга өйрәнә алмадым әле дә. Чаялык, мишәрлек җитеп бетми ниндидер килешүләр вакытында. Андый сыйфат кешегә я бирелә, я юк. Урамнан берәр абзый белән 10 метр атлап барганда да берәр эшен хәл итүчеләр бар. Мин алай булдыра алмыйм. Бәлкем аның өчен усал түгел, ялагай булырга кирәктер... Ә менә телнең усал булуы бик ярап куя. Сиңа авыз күтәреп дәшкәнче әйләндереп сылый белсәң, бүтән якын килмиләр. Алай тынычрак. Йөрмәсеннәр аяк астында буталып.

Ә юмартлык?

− Хәзерге заман кешеләренә кирәк дип әйтә алмыйм. Барыбызның да үз мәшәкате бит. Менә татар халкына юмартлык бик кирәк. Шул ук сериаллар да иганәчеләр юмартлыгына күрә төшерелеп килә бит. Әйе, заманалар авыр, әмма бер-беребезнең эшкә ашарлык хезмәтен бәяли, күтәрә белү бик мөһим. Арабызда башкаларга караганда бераз гына булса да хәллерәк яшәүчеләр дә бар. Андыйлар җыелышса, без дә бераз өстәсәк, хәйран саллы эшләр майтарырлык туплана бит. Юмартлык дигәндә мин иң беренче шушы татар телле яки татар халкы турындагы проектларга карата юмартлыкны уйлыйм.

Быел ТНВда «Таяну ноктасы» тапшыруын алып бара башладыгыз. Ә аңа кадәр сезне «Юлчы» буларак белә идек. Икесе дә ике төрле проект. «Юлчы» проектын хәзер нәрсә көтә? Ә «Таяну ноктасы»нда үзегезне таптым дип саныйсызмы?

− «Юлчы» проекты бүгенге көндә кабатлаулар булып кына күренә экранда. Аның урынына «Туган авылым» дигән яңа тапшыру килде. Төрле якларга чыгу, күбрәк авылларны күрсәтү, Татар конгрессы ярдәме белән кызыклы маршрутлар төзү мөмкинлеге бар. Шулай эшләп барсак, зур экспедицияләр оештыру дәрәҗәсенә җитәчәкбез дип уйлыйм. «Таяну ноктасы»на килгәндә, әйе, ике ай чамасы эшләгәннән соң үз урынымны таптым дип уйлыйм. Луиза белән дә бик әйбәт тоябыз хәзер бер-беребезне. Әйе, ул бөтенләй башка форматтагы тапшыру, әмма миңа бик ошый торган, күңелгә ятышлы эчтәлектәге тапшыру. Гел каршы фикерләрне чәкәләштереп, гауга кубарып узмаса да, бик кирәкле, файдалы фикерләр җиткерелә. Бер көнне генә дастаннар темасына сөйләштек, «Идегәй» дастаны турында фикер алыштык. Кунаклар арасында Индус Таһиров, Миләүшә Хәбетдинова, Фәнзилә Җәүһәрова, Туфан Имаметдинов... Ул кадәрле фикерле, белемле кешеләрне тагын кайда берьюлы җыеп сөйләшеп була? Башка альтернатив темалар да: (ВИЧ, шикәр авыруы, җанисәп) гаять кызыклы һәм үтемле итеп ачыла.

Сезнең һәр темага, проблемага карата үз фикерегез бар. Һәм сез аны ничек бар шулай җиткерә беләсез. Бу тәҗрибәме, туры сүзлелекме, әллә холык буенча сез «тимерне кызуында сугу» яклымы?

− Туры сүзлелек һәм холыктан килә ул. Нәрсәдер мине битараф калдырмаган икән, фикерем белән бүлешүне кирәк саныйм. Аннан соң, үз фикереңне булдыру өчен башта ул яңалыкны, күренешне өйрәнергә, анализларга кирәк. Шул анализ, фикер туплау вакытында үзенә күрә бер рефлексия узасың, бу теманың ни өчен борчыганын ачыклыйсың. Файдалы әйбер ул. Тимерне кызуында сугу дип әйтмәс идем, чөнки мин шунда ук фикер белдермим. Ул нигезле, аңлаешлы булсын өчен вакыт һәм бераз булса да уйлану кирәк. Һәркемнең үз фикерен белдерергә хакы бар. Күптөрле фикерләр арасында хакыйкать тизрәк табыла.

Ни өчен туры сүзле дидем. Татарлар шау килеп челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлагач та, сез аларга каршы «көрәш» кузгаттыгыз. Хәзер дә кайтавазлар киләме?

− Килгәли. Шул заманнан калган язылучыларым да бар. Җае чыкканда әле дә төрттереп куям. Язылучылар да төрле өзекләр җибәреп тора. Әмма хәзер махсус карап барганым юк. Бу өлкәгә үз фикеремне аңлаешлы итеп әйттем. Видеолар интернетта бар. Аңлаган кеше шуннан аңлый инде. Шундыерак форматтагы тагын бер видео эшлисем бар, марафоннар, ретритларга кагылышлы. Әзерләнү һәм төшерү өчен хәйран вакыт кирәк, ләкин ул булачак. Әкәмәт өлкә бит. Челтрәвикләрдән ким түгел.

Драматургия турында да фикерегезне ишетәсе килә. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Сәфәр» дигән спектаклегез сәхнәләштерелде. Аңа кадәр пьеса иҗат итә идегезме? Алга таба драматургиядә иҗат юлын дәвам итәчәксезме?

− «Сәфәр» – беренче пьеса. Камал театры сәхнәсе, артистлары, режиссёр Рамил Гәрәев, спектакльнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев ул әсәрне бик югары күтәрделәр. Бер яктан бу бик зур аванс, ышаныч билгесе, икенче яктан кадерле тәҗрибә, җаваплылык. Театр атмосферасын, сәхнәнең көчен, спектакль туу могҗизазын бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Ул чиста иҗат өлкәсе. Пьеса язылу бер хәл, аның сәхнәдә үз образларын, формасын табуы бөтенләй башка хикмәт. Әлбәттә, бу хисләрне кабат кичерәсе килә, шуңа алга таба да пьесалар язарга уйлыйм.

Режиссёрлар татар телендә яхшы пьесалар юк дип зарлана. Милли театр сәнгате турында фикерегезне ишетәсе килә. Яхшы драматурглар бармы безнең?

− Чыннан да, шулай дип әйтәләр. Режиссёрлар гына түгел, театр өлкәсен белгән күпләр шул фикердә. Гомумән, сценарий язучыларга да кытлык бар, диләр. Мин моның сәбәпләрен аңлатырга әзер түгел. Бәлкем, элек гонорарлар, премияләр зуррак булгандыр, заказ биреп, акча түләп яздырту тәҗрибәсе, мәсәлән. Күрәсең, хәзер кызыксындыру чаралары шуның кадәр генә. Икенче яктан, кемдер сөйләрлек, чыгып уйнарлык сүзләр язу өчен татар телен камил белүең кирәк. Шул булган тел байлыгыңны персонажларга бүлеп өләшергә дә кирәк бит әле. Миңа калса, төп проблема яшь буынның тел белеме, телне тоемлавы сай булуда. Бар ул бик сәләтле шагыйрьләр, мәкалә язучы журналистлар, җор телле алып баручылар, артистлар, әмма алар барысы да дрматургиягә тартыла дигән сүз түгел. Татарча сөйләшерлек кеше бар әле, ә менә татарча язучылар нык кими.

Соңгы яңалыкларның тагын берсенә тукталыйк әле. Ул да булса Пушкин картасы проблемасы. Лаеклы-лаексыз артистлар әлеге мөмкинлекне оста гына куллана башлады. Бу проблемага карата фикерегез...

− Ул картага нинди концерт программасы куела – артистның үз намусында. Барысын тикшереп бетерә алмый торганнардыр. Пушкин картасы буенча концерт, тамаша куярга бөтен артистлар да лаек, иң мөһиме аның программасы лаек булсын. Театрда яхшы пьесаларга кытлык булган кебек, эстрадада зәвыкка кытлык безнең. Үз зәвыкларына ышанып, үзләренчә программа төзегәнгә килеп чыга да ул Пушкин картасына гына түгел, әдәпкә дә сыешмаган чыгышлар.

 

Сәхнәдә яшь җырчыларның күбесе тамада. Бу алга таба татар эстрадасының сыйфатын югалтмасмы икән?

− Тамадалары да кирәк инде аның. Чиста иҗат белән генә акча эшли алмагач, кая барсыннар. Замана тамадага да бора, аниматорга да. Эстраданың югалтырлык сыйфаты бар дип әйтмәс идем. Шоу-бизнес ул – сазлык, ара-тирә ярыйсы ук ис тә чыгарып ала торган сазлык. Шулай да безнең карап торырлык башкаручыларыбыз бар. Алар да шул ук сәхнәләрдә, шул ук радиоларда әйләнәләр, әмма сазлыкка керми генә йөри беләләр. Мәсәлән, Салават әле дә үз урынында. Ул аерым бер багана булып басып тора. Рөстәм Асаев, Рөстәм Закиров, Зәйнәб Фәрхетдинова. Яшьләр арасыннан Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөһетдинов, Эльмира Кәлимуллина, Филүс Каһиров, Илгиз Шәйхразиев, Алинә Шәрипҗанова. Алар профессионал һәм үзләренә түбән тәгәрәргә ирек бирмәячәкләр. Тыңларлык җырчылар, тавышлар бар безнең. Барысы да популяр һәм кассовый гына түгел. Зәвык дигәннән, «Yummy Music» лейблының бөтен башкаручылары зәвыклы, искитмәле. Аеруча «Гауга» төркеме. Иртәгә үк эстраданы ябып куйсалар, анда һәммәбез сайлап тыңларлык башкаручылар җыелган.

Сез концертларга сценарийлар да язасыз. Язганда иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәсез? Билгеле бер принципларыгыз бармы?

− Әлегә кадәр язылган барлык сценарийлар җыелма концертлар, тантаналар, премияләр. Аерым язган бердәнбер башкаручы – Салават, чөнки Салават җыр театрының язганны уйнарлык кешеләре бар. Салават үзе дә оста артист, сүз остасы. Язарга нигез, җирлек бар. Төп принцип та шунда, тотынгач, иркенләп язарлык һәм сәхнәдә тормышка ашарлык әйбер булсын ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк