Логотип
Хәбәрләр

Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уракка төште

Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уракка төште. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанда бөртеклеләрне җыюга беренчеләрдән булып Зәй рай...

Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уракка төште. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда бөртеклеләрне җыюга беренчеләрдән булып Зәй районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кереште. Районның барлык хуҗалыкларында бодай һәм көзге шепкән суктыру бара.

Бүгенге мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта гектарыннан уртача 41 центнер уңыш белән 500 гектарда эш башкарылган. Бөртеклеләрнең дымлылыгы 17,4 процент. Урып-җыю эшләрендә барлыгы 50 берәмлек техника катнаша.

Бүген шулай ук урып-җыю эшләренә республиканың Апас, Алексеевск, Тәтеш районнары аграрийлары да кереште. 

татар-информ

pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк