Логотип
Хәбәрләр

Татарстан башкаласында алдагы ял көннәрендә өч зур фестиваль узачак

Аларның икесе - Казанның Үзәк универмагы парковкасында, берсе «Түбән Елга аръягы» ("Нижнее Заречье") пляжында оештырыла. Татарстан башкаласында алдагы ял көннәрендә өч зур фестиваль (тылсымлы шарлар...

Аларның икесе - Казанның Үзәк универмагы парковкасында, берсе «Түбән Елга аръягы» ("Нижнее Заречье") пляжында оештырыла.

Татарстан башкаласында алдагы ял көннәрендә өч зур фестиваль (тылсымлы шарлар фестивале, Бөтенроссия буяулар фестивале һәм су фонарьлары фестивале) узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Тылсымлы шарлар фестивале 29 июльдә Казанның Үзәк универмагы парковкасында оештырыла. Казанда ул әле беренче тапкыр үтә һәм кояш баю белән башланып китәчәк. Караңгы төшү белән, йөзләгән тылсымлы кабарткыч, мизгел эчендә төрле төстәге утлар белән балкып, һәркемне әкият дөньясына алып кереп китәчәк.

Бөтенроссия буяулар фестивале дә 28-29 июль көннәрендә Үзәк универмаг парковкасында узачак. Ул 14.00 сәгатьтә башланып, ун сәгать дәвам итәчәк. 

Су фонарьлары фестивале исә 27-28 июль көннәрендә «Түбән Елга аръягы» пляжында оештырыла. Быел мондый фестиваль Россиянең 250дән артык шәһәрендә үтәчәк. Су өстенә бер үк вакытта уртасында шәмнәр янып торган йөзләгән фонарь төшерү фестивальнең төп вакыйгасы булачак.

Фото: Рамиль Гали

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк