Татарстан башкаласында өч зур фестиваль узачак

Аларның икесе - Казанның Үзәк универмагы парковкасында, берсе «Түбән Елга аръягы» ("Нижнее Заречье") пляжында оештырыла.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында алдагы ял көннәрендә өч зур фестиваль (тылсымлы шарлар фестивале, Бөтенроссия буяулар фестивале һәм су фонарьлары фестивале) узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Тылсымлы шарлар фестивале 29 июльдә Казанның Үзәк универмагы парковкасында оештырыла. Казанда ул әле беренче тапкыр үтә һәм кояш баю белән башланып китәчәк. Караңгы төшү белән, йөзләгән тылсымлы кабарткыч, мизгел эчендә төрле төстәге утлар белән балкып, һәркемне әкият дөньясына алып кереп китәчәк.

Бөтенроссия буяулар фестивале дә 28-29 июль көннәрендә Үзәк универмаг парковкасында узачак. Ул 14.00 сәгатьтә башланып, ун сәгать дәвам итәчәк. 

Су фонарьлары фестивале исә 27-28 июль көннәрендә «Түбән Елга аръягы» пляжында оештырыла. Быел мондый фестиваль Россиянең 250дән артык шәһәрендә үтәчәк. Су өстенә бер үк вакытта уртасында шәмнәр янып торган йөзләгән фонарь төшерү фестивальнең төп вакыйгасы булачак.

татар-информ

 Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
422
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы