Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Диния нәзарәте “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” чарасын башлады

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан аенда “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясен башлады. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хә...

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан аенда “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясен башлады. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу чара дүртенче тапкыр уздырыла. Узган ел ул республикакүләм масштабта узды, шактый районнар актив катнашты. Җыелган акча “Зәкәт” хәйрия фондына тапшырылып авыруларга бүлеп бирелде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Быел акция 1 июньнән 20 июньгә кадәр дәвам итә.

  • Макулатура Тукай урамы, 40 йорт адресы буенча сәгать иртәнге уннан кичке дүрткә кадәр (10.00-16.00) кабул ителә. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк