Логотип
Хәбәрләр

Татарстан драматургларын "PRO/Движение-2019"да катнашырга чакыралар

  Җиңүчеләрне сентябрь аенда бүләкләячәкләр. Аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм 7-10 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. Һәр номинациядә ике урын билгеләү күздә тотыла.    Шорт-...

  Җиңүчеләрне сентябрь аенда бүләкләячәкләр. Аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм 7-10 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. Һәр номинациядә ике урын билгеләү күздә тотыла. 

  Шорт-листка эләккән пьесалар киң җәмәгатьчелек каршында укылачак. Бу сентябрь азагында узар дип планлаштырыла. Укулар нәтиҗәләре буенча экспертлар советы ноябрь аенда куелачак эскизлар өчен әсәрләне сайлап алачак. 
 
  Бәйге "Иң яхшы пьеса" (автор Россиядә яшәве шарт), "Татар телендә иң яхшы пьеса" (авторның кайда яшәве мөһим түгел, әсәр татар телендә язылуы шарт), "Төбәкнең иң яхшы пьесасы" (Татарстанда яшәп иҗат итүче  авторлар өчен) номинацияләрендә уздырыла. 

татар-информ 

Фото: Рамил Гали/архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк