Логотип
Хәбәрләр

Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills чемпионатында беренче урынны алды

"Прототиплар җитештерү" компетенциясендә Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills дөнья чемпионатында беренче урынны алды. Айдар Чаллыда көллияттә өченче курсны тәмамлаган. Аңа 19 яшь. Чемпионатта су...

"Прототиплар җитештерү" компетенциясендә Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills дөнья чемпионатында беренче урынны алды.

Айдар Чаллыда көллияттә өченче курсны тәмамлаган. Аңа 19 яшь. Чемпионатта су асты камерасы прототипын ясаган.

"Үз илем өчен горурлык тоям, без хәзер дөньяда прототиплар җитештерү буенча иң яхшылары. Бөтен якыннарым ярдәм итте. Тренерларга да, экспертларга да рәхмәт. Бер ел бик нык әзерләндек, нәтиҗәсе булсын дип тырыштык", - диде. Киләчәктә инженер булырга хыяллана.

WorldSkills хәрәкәтендә катнашу Айдар Минеевның гаилә традициясе. Абыйсы Альберт Минеев "Инженер дизайны CAD" Европа чемпионатында җиңгән, Абу-Дабида профессионализм өчен медальон алган.

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Фото: Гөлнар Гарифуллина

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк