Логотип
Хәбәрләр

Татарстан галимнәре дөньяда иң озын җепселле-оптик элемтә линиясе ясаган

Казанның квант үзәге галимнәре 143 километр озынлыктагы җепселле-оптик элемтә линиясендә квантлы шифрлауны тәэмин итүгә ирешкән. Бу дөнья рекорды санала. Татарстан Фәннәр академиясенең рәсми сайты шул...

Казанның квант үзәге галимнәре 143 километр озынлыктагы җепселле-оптик элемтә линиясендә квантлы шифрлауны тәэмин итүгә ирешкән. Бу дөнья рекорды санала. Татарстан Фәннәр академиясенең рәсми сайты шул хакта хәбәр итә.

Эксперимент «Ростелеком» һәм «Таттелеком» элемтә операторлары челтәрләрендә үткәрелгән. Аны А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының Казан квант үзәге, «Ростелеком» һәм «Таттелеком» белгечләре ясаган. «Ростелеком» 2018 елда җепселле-оптик элемтә линиясендә шундый технологияне сынап караган булган инде. Әмма ул чагында линиянең озынлыгы 58 километр гына тәшкил иткән.

Экспериментта катнашучылар билгеләп үткәнчә, бәйсез операторларның челтәрләрен куллану квантлы шифрлаштыруны гамәлгә кертү күзлегеннән зур әһәмияткә ия. Җепселле-оптик элемтә линиясе А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты Казан квант үзәгенең Практик квант криптографиясе лабораториясеннән «Ростелеком»ның Апастагы элемтә төененә кадәр сузылган.

Казанның квант үзәге 2014 елның сентябрендә төзелгән. Үзәк базасында Квант хәтере һәм коммуникацияләр лабораториясе, Фотоника һәм җепселле квант оптикасы лабораториясе, Практик квант криптографиясе лабораториясе эшли. Үзәк квант физикасы, оптика һәм информатика өлкәсендә тикшеренүләр алып бара.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк