Логотип
Хәбәрләр

Татарстан хөкүмәте 2019 елда зур концерт залын төзү эшләренә керешергә ниятли

Татарстан хөкүмәте 2019 елда зур концерт залын төзү эшләренә керешергә ниятли. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әй...

Татарстан хөкүмәте 2019 елда зур концерт залын төзү эшләренә керешергә ниятли. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.

«Без хәзер концепцияне расларга тиеш, берничә юнәлеш һәм аңа туры килерлек мәйданчык бар. Безгә, әлбәттә, яхшы проектны сайлап алып, аны киләсе елда тормышка ашыра башлау мәслихәт. Хәзер күргәзмәләр үзәгендә (Казань Экспо” – Т.И. искәрмәсе) эшләр тәмамланып килә, бу бик зур инвестицияләр иде, концерт залын да төзербез», - диде Президент.

Татарстан Милли китапханәсенә килгәндә, аңа “Казан” милли-мәдәни үзәге туры килә, аны бераз зурайтачаклар, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Кем генә, нәрсә генә әйтмәсен, мөмкинлекләре һәм җәлеп итүчәнлеге буенча «Казан» милли-мәдәни үзәге кебек урын башка бер җирдә дә юк. Бу бурычлар

барысы да хәл ителәчәк», - дип сөйләде республика Президенты.

Фото :Рамил Гали

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк