Логотип
Хәбәрләр

Татарстан киносы атналыгының яңалыгы

Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы Татарстан киносы атналыгы “Күктау” беренче яңа татар фильмының 15 еллыгына багышлана. (Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мө...

Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы

Татарстан киносы атналыгы “Күктау” беренче яңа татар фильмының 15 еллыгына багышлана.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Татарстан киносы атналыгы беренче яңа татар фильмы буларак тарихка кергән “Күктау”ның 15 еллыгына багышлана һәм шушы фильм белән ачыла. Фильмның режиссеры – Илдар Ягъфәров.

“Татарстан киносы атналыгы яңа идея түгел, ул гел булып тора иде. Атналыкның төп идеясе – соңгы 15 елдагы Татарстан кинематографиясе үсешен күрсәтү, - диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә “Татаркино” оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова. - Атналыкны “Күктау” белән башлау символик мәгънәгә ия. Чөнки аның режиссеры Илдар Ягъфаров Татарстан кинематографистлары берлеген җитәкли. Катнашучыларны иҗади очрашуга чакырырбыз. Анда уйнаган Йосыф Бикчәнтәевне күрсәтербез”.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк