Логотип
Хәбәрләр

Татарстан һәм Башкортстан дини оешмалары хезмәттәшлеген ныгыту мәсьәләсе каралды

Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Башкортстан делегациясе булды. Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Башкортстан мөфтиенең беренче урынбасары Айнур хәзрәт Арсланов җитәкчелегенд...

Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Башкортстан делегациясе булды.

Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Башкортстан мөфтиенең беренче урынбасары Айнур хәзрәт Арсланов җитәкчелегендәге делегация булды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкортстан мөфтияте вәкилләрен Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте. Кунакларны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге кызыксындырды. Очрашу барышында Татарстан мөселманнары җитәкчесе "Хозур" нәшрияты эшчәнлеге белән таныштырды, үткәрелә торган чаралар һәм башланып киткән проектлар турында сөйләде. Ике як дини оешмалар арасында хезмәттәшлек алып бару һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләрен карады. 

Фото: dumrt.ru

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк