Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Мөфтие бүген игътикяфка керәчәк

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеның соңгы ун көнен Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикяфта үткәрәчәк. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарә...

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеның соңгы ун көнен Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикяфта үткәрәчәк. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм сөннәте буенча бу вакытны дога кылып, өстәмә намазлар башкарып, Коръән укып, уздырырга кирәк. Ункөнлекнең аеруча зур фазыйләте булып Кадер кичәсе тора.

Камил хәзрәт Сәмигуллин игътикяфка бүген кояш бату белән керәчәк һәм Рамазан ае тәмамлангач чыгачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • 15 июньдә Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Галиев мәчетендә Ураза бәйрәменең гает-намазында катнашачак. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк