Логотип
Хәбәрләр

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Бәраәт кичәсе якынлашу уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). Бүген кояш бату белән, Шәгъбан аеның ундүртеннән унбишенә каршы төндә, Бәраәт кичәсе җитә. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарга мөрәҗә...

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). Бүген кояш бату белән, Шәгъбан аеның ундүртеннән унбишенә каршы төндә, Бәраәт кичәсе җитә. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты. Ул мөселманнарны мөбарәк Бәраәт кичәсен гыйбадәттә, дога кылып һәм зикерләр әйтеп, Коръән-Кәрим укып, нәфел намазларын торгызып, изге уйларга (тәфәккүр) бирелеп үткәрергә чакыра. Мөрәҗәгать Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында дөнья күрде.

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү!

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез!

Бүген кояш бату белән, Шәгъбан аеның ундүртеннән унбишенә каршы төндә, Бәраәт кичәсе җитә. Хакыйкатьтә, әлеге бөек һәм мөбарәк төндә, Аллаһы Тәгаләгә иман китерүчеләр гыйбадәткә биреләләр, Раббыбызның рәхмәтенә ирешүне һәм гөнаһларны гафу итүне сорыйлар. “Бәраәт” сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “бурычтан вә җәзадан котылу”, “пакьләнү” дигәнне аңлата.

Ибн Маҗәһнең ышанычлы бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Шәгъбан аеның 15 нче төнендә гыйбадәт кылыгыз, ә аннары көндез ураза тотыгыз. Бу төндә кояш чыкканчыга хәтле Рәхимлеләрнең Рәхимлесе булган Бөек Раббыбыз үтенеп сораучыларны Үзенең рәхмәте белән бүләкли. Ул түбәндәгеләр турында әйткән:

– Гафу сораучылар юкмы? Мин гафу итәм.

– Мул тормыш, байлык сораучылар юкмы? Мин бүләклим.

– Савыгырга теләгән авырулар юкмы? Мин дәвалыйм.

– Әгәр теләкләрегез булса – сорагыз. Мин аларны тормышка ашырам”.

Шулай ук башка ышанычлы хәдисләрдә әлеге төндә, көнче, сихерче, хәмер (алкогольле) эчемлекләр кулланучы, туганлык җепләрен өзүче, әти-әниләренең сүзләренә колак салмаучы, зина кылучы, тәкәббер һәм фетнә чыгаручы кешеләрдән кала, барлык мөселманнарның гөнаһлары гафу ителүе турында әйтелә.

“Әд-Дүррүл Мохтар” китабында имам Хаскафи болай дигән: “Ураза һәм Корбан бәйрәме төннәрендә, Шәгъбан ае уртасында, Рамазан аеның ахыргы ун көнендә һәм Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә нәфел намазлары уку күркәм (саваплы) гамәл булып тора”.

Шулай итеп, Аллаһыга гыйбадәт кылу һәм намаз уку – әлеге төндә мөселманнар үти алган гамәлләрнең иң яхшысы. Әмма рәкәгатьләр санына карата күрсәтмәләр юк. Бу мөселманнарның үз карамагына һәм аларның мөмкинлекләренә калдырыла, нәфел намазларын ялгыз уку хәерлерәк (тәравих намазыннан кала). Бәрәат кичәсе ялгызлыкта гыйбадәт кылуны күздә тота.

Мөхтәрәм кардәшләрем, мин сезне мөбарәк Бәраәт кичәсен гыйбадәттә, дога кылып һәм зикерләр әйтеп, Коръән-Кәрим укып, нәфел намазларын торгызып, изге уйларга (тәфәккүр) бирелеп үткәрергә чакырам. Әлеге көнне әти-әниләрегезгә багышлагыз, туганнарыгызга һәм дусларыгызга игътибар бирегез, вафат булган кардәшләребезнең бу дөньялыкта кылган гөнаһлары гафу ителүен сорап, аларны дога сәламнәрегез белән искә алыгыз.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк