Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Мөфтие катнашында Ураза гаете Галиев мәчетендә узачак

 Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 15 июньдә билгеләп үтәчәк. Казанда Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте. "Җ...

 Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 15 июньдә билгеләп үтәчәк. Казанда Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.

"Җомга көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә кояш чыгып таң атуга Коръән уку белән башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узуга укылачак, ә республика шәһәрләрендә гает-намазы иртәнге сәгать җидедә укыла. Мәчетләрдә имам вәгазьләре кояш чыгу белән башланып китәчәк", диелгән әлеге хәбәрдә.

Галиев мәчетендә 6 сәгать 40 минутта мөфти Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң, сәгать җидедә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак.

  • Ураза бәйрәменең турыдан-туры телевизион трансляциясе "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телевизион каналларында күрсәтеләчәк. Мөбәрәк мөселман бәйрәмен шул ук көнне 14.00 сәг.атьтә "ТНВ-Планета" һәм 16.00 сәгатьтә "ТНВ-Татарстан" телеканалы кабатлап эфирга чыгарачак. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк