Логотип
Хәбәрләр

Татарстан мөфтиенә Болгариядән кино төшерүчеләр килде

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә Болгариядән “Доли Медия Студио” дип исемләнгән кино төшерүче иҗат төркеме килде. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Кино төшерүче т...

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә Болгариядән “Доли Медия Студио” дип исемләнгән кино төшерүче иҗат төркеме килде. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Кино төшерүче төркем София шәһәреннән Казанга «Между крестом и полумесяцем» документаль фильмын әзерләү максатыннан килгән. Проект Милли кино – Болгария Республикасы Мәдәният министрлыгы үзәге ярдәмендә тормышка ашырыла.

Телевизион төркем белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең эш кабинетында очрашты. Кунакларның сүзләренә караганда, фильмда безнең эраның VII гасырында Идел буе һәм Дунай Болгарстанының барлыкка килүе, аның үсеше, ислам һәм православие кабул итүләре, дәүләт төзелеше, фәндәге казанышлар турында сөйләү планлаштырыла. Телевизион проектның максаты – әлеге ике державада күп гасырлар дәвамында һәм хәзер Болгария һәм Татарстан Республикаларында сакланып килүче дини толерантлыкны күрсәтү. Телевизион делегация Казан, Болгар, Биләр, Зөя турында тарихи артефактларны да төшерде.

Татарстан мөфтиеннән хәзерге Татарстанда диннәр арасында толерантлык, ислам динендәге толерантлык турында сорадылар. Камил хәзрәт халыкара дәрәҗәдәге югары ислам уку йорты буларак Болгар ислам академиясенең әһәмияте һәм мөмкинлекләре турында сөйләде.

Кунаклар Татарстанда кино төшерүдән алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Шунысы гаҗәп: телевизион төркем режиссеры Константин Буров бүләк иткән борынгы сувенир алфавит хәзерге иске татар алфавиты белән охшаш булып чыкты. “Тамырлар бер – Аспарух һәм Котраг Кубрат ханның уллары”, – дип елмайды мөфти. Болгария иҗат төркеме республикабыз мөфтиенә кызыклы интервью һәм эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәтләрен җиткерде. 

татар-информ

Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк