Логотип
Хәбәрләр

Татарстан мөхтәсибәтләрендә Ураза гаетенә бәйрәм чаралары программасы билгеле

Ураза гаете бәйрәмендә, 4 июньдә, Татарстан мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре һәм гает намазлары укылачак. Республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә дә диярлек  Ураза гаетен гаилә бәйрәме белән билгеләп үтә...

Ураза гаете бәйрәмендә, 4 июньдә, Татарстан мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре һәм гает намазлары укылачак. Республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә дә диярлек  Ураза гаетен гаилә бәйрәме белән билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм чаралары программасы турында  Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казандагы Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында зур гаилә бәйрәме була. Биредә 4 июнь көнне көндезге 13.00 сәгатьтә «Рамазан Фест» дип исемләнгән шәһәркүләм чара узачак. Бәйрәм программасы гаилә ныклыгы, яшьләр һәм өлкәннәр арасында буыннар чылбырын ныгыту темасына багышлана.

Теманы әби, бабай, әти, әни, абый, апа һәм оныклар ролендәге артистлар ачып салачак – алар килгән кунакларны паркның төрле урыннарында эшлиячәк мастер-классларга җәлеп итәчәк. Дәресләрдә чигү, бәйләү, күннән беләзекләр, пластилиннан, балчыктан төрле әйберләр ясау, акча сугу, рәсем ясау, баш яулыклары бәйләү, никах күлмәкләре модасын карау планлаштырыла.

Моннан тыш, дизайнер Нурия Умай мөселман модасында күзәтелгән трендлар турында лекция үткәрәчәк. Милли киемнәрдәге кызлар белән фотога төшү мөмкинлеге дә каралган. Шулай ук бәйрәмдә катнашучыларны төрле мавыктыргыч квестлар, аттракционнар, триал, воркаут тамашалары, футбол фристайлы белән куандырачаклар.

Төп сәхнәдә чараны Айрат Заһриев алып барачак. Бәйрәмдә шулай ук Ильяс Халиков башкаруында мөнәҗәтләр яңгыраячак. Кунакларны сый-нигъмәтле табын, бүләкләр көтә. Чарада барлыгы 10 мең кеше катнашыр дип планлаштырыла. Бәйрәм паркка килүчеләрнең барысы өчен дә уздырыла, шуңа мөселман булмаган кунаклар да чарада үзләрен рәхәт хис итәчәк, ди оештыручылар.

Шул ук көнне 10.00 сәгатьтә Казанның “Гаилә” мәчетендә дә Гаилә бәйрәме, Дәрвишләр бистәсе скверында балалар өчен “Ураза бәйрәм” дип исемләнгән шәһәркүләм чара узачак. Бәйрәм 13.00 сәгатьтә Коръән сүрәләре уку белән башлана.  “Нур” балалар татар театр студиясе бәйрәм кунаклары хозурына “Рамазан” дип исемләнгән спектакль тәкъдим итәчәк.

Яр Чаллы мөхтәсибәтендә Ураза гаетенә багышланган шәһәркүләм балалар һәм гаилә бәйрәме оештырыла. Чара көндезге 13.00 сәгатьтә Яңа шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында (Җиңү паркы) үткәреләчәк. 

Түбән Кама мөхтәсибәтендә бәйрәмне Ураза гаетенә багышланган театральләштерелгән тамаша белән билгеләп үтәчәкләр. Әлеге чара шәһәрнең «Гаилә» паркы сәхнәсендә 4 июнь көнне 10.00 сәгатьтә башлана. 

Чистай шәһәренең Скарятин бакчасында бәйрәм 4 июнь көнне 13.00 сәгатьтә башлана. Балаларны мастер-класслар һәм мавыктыргыч уеннар белән куандырачаклар. Чарада катнашучылар өчен бампербол “Сумо” кебек спорт уеннары үткәрү күздә тотыла. Шулай ук чара кысаларында Скарятин бакчасында сәүдә рәтләре эшләячәк.

Сарман мөхтәсибәтендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чарасы 14.00 сәгатьтә “Сабан туе” мәйданында уздырыла. Биредә велоярыш үткәрү ниятләнә. Кунаклар хәрәкәтле уеннарда катнашып, бүләкләр ота, тәмле пылаудан авыз итә алачак. Балалар өчен батут эшлиячәк.

Аксубай үзәгендә гает намазыннан соң, балалар өчен районкүләм Рамазан бәйрәме була. Шундый ук чара Арчаның Җиңү паркында 13-00 сәгатьтә башлана.

Олы Кайбыч авылы Үзәк мәчетендә исә гает намазында катнашкан 14 яшькә кадәрге балаларга татлы күчтәнәчләр таратачаклар.

Ютазы мөхтәсибәтендә 4 июнь көнне 08.30 сәгатьтә Урыссу Үзәк мәчете һәм “Фәнис” мәдрәсәсе янындагы мәйданда сабыйлар өчен бәйгеләр, уеннар үткәреләчәк. Тәмле пылау, бүләкләр дә була. Шундый ук балалар бәйрәме 5 июньдә 13.00 сәгатьтә Ютазы авылы мәчете мәхәлләсендә узачак.

4 июнь көнне Мамадыш мөхтәсибәтенең “Ярдәм” хәйрия үзәге тарафыннан Ураза бәйрәме уңаеннан мохтаҗларга, гарипләргә, күп балалы гаиләләргә яңа киемнәр таратылачак. Моннан тыш, шәһәрнең “Әхмәт Ясәви” мәчете 9.00 дән 12.00 сәгатьткә кадәр балалар өчен “Сабантуй” үткәрә. Мамадыш Үзәк мәчетендә вафат булган намаз әһелләрен искә алу, алар рухына дога кылу мәҗлесе уздырыла.

Менделеевск мөхтәсибәтендә гает бәйрәмендә Ураза Сабан туе оештырыла. Чара 9.00 сәгатьтә башлана. Сәхнәдә вәгазьләр укылачак, шулай ук Коръән уку, азан әйтү буенча бәйгеләр, спорт мәйданчыгында хәрәкәтле уеннар уздыру ниятләнә. 16.00 сәгатьтә кичке чара үткәреләчәк. Кунакларны бәйрәм пылавы белән сыйлаячаклар.

4 июньдә 15.00 сәгатьтә Бөгелмәнең балалар паркында Рамазан ае тәмамлану уңаеннан “Ураза-бәйрәм-2019” дип исемләнгән гаилә бәйрәме була. Программада нәшидләр, мөнәҗәтләр, мәртәбәле кунакларның чыгышлары каралган.

Моннан тыш, төрле мастер-класслар, интеллектуаль викторина, балалар арасында асфальтта рәсем ясау буенча бәйге, шулай ук милли көрәш, армрестлинг, армлифтинг һәм башка ярышлар узачак, “Рамазан базар” хәләл-милли ярминкәсе эшлиячәк. Сабыйларны аквагрим, сабын куыгы очыру, кәгазь тамашалары белән сөендерәчәкләр. Паркка килүчеләрне кайнар пылау белән сыйларга җыеналар.

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк