Логотип
Хәбәрләр

Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Бәраәт кичәсен үткәрү кагыйдәләрен искәртә

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Бүген коеш баеганнан соң Бәраәт кичәсе башлана. Бәраәт кичәсе - гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн булып санала....

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Бүген коеш баеганнан соң Бәраәт кичәсе башлана. Бәраәт кичәсе - гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн булып санала. Әлеге изге көнне үткәрү кагыйдәләре турында Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина үзенең “Фейсбук”тагы битендә искәртә.

“Нәкъ шушы көнне Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куя. Бәраәт кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрләргә хәер өләшенә һәм мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләләр. Бу кичне гыйбадәттә, Коръән укып, намазлар укып үткәрергә кирәк.Әлеге көнне кояш баер алдыннан 40 тапкыр «Сүбхәнәллаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм» - дип кабатлау һәм 100 тапкыр пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә салават әйтү яхшы.

Бу кичтә ахшам намазыннан соң 2 рәкәгат итеп, 3 тапкыр нәфел намазы укырга киңәш ителә. Аннан соң изге теләкләрне өмет итеп һәм мәрхүмнәр рухына багышлап, «Ясин» сүрәсен уку бик тә саваплы.

Иң мөһиме - бу кичтә барлык тормышыңны күз алдыннан үткәрү. Беркем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка үткәрә, шул зур өстенлектән мәхрүм кала. Әлеге вакыйганы көндезен ураза тотып, кичен гыйбадәттә үткәрү бик саваплы”, – дип яза Наилә ханым Җиһаншина.

Бәраәт кичәсендә өч тапкыр Ясин («Йәсин» сүрәсе тулысынча) уку яхшы.
Беренче тапкыр дөньяда да, ахираттә дә бәхетле булу өчен укыла. Ният болай әйтелә:
«Йә Раббым, ният кылдым дөньяда да ахираттә дә бәхетле булу өчен ясин сүрәсен укымакка - Раббым кабул ит». Аннан соң Ясин сүрәсе укыла, аңардан соң - Бәраәт догасы.

Икенче Ясинне озын гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә:
«Йә Раббым, бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен, ясин укымакка ният кылдым -Раббым кабул ит».

Һәм тагын икенчегә Ясин укыла, аннары шулай ук Бәраәт догасы әйтелә.

Өченче “Ясин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе:
“Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен “Ясин” укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”.

Ясин укыла, аны тәмамлаганнан соң, Бәрәат догасы укыла.

Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина Бәраәт догасын да китерә:

“Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Корьән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, - дип әйтәсең.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк