Татарстан Медицина профилактикасы үзәге күкрәк баласы булган әниләр өчен бәйге игълан итә

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның Медицина профилактикасы үзәге, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 1 яшькәчә күкрәк баласы булган яшь әниләр өчен “Мин күкрәк белән ашату турында нәрсә беләм?” дигән викторина-бәйге үткәрә. Бу хакта “Татар-информ”га үзәкнең матбугат сәркатибе  Наилә Абдрахманова хәбәр итте.

“Бу бәйге быел беренче тапкыр үткәрелә. Без аны “Болгар” радиосы белән берлектә, туры эфир вакытында уздырырга ниятләдек. Иртәгә, 14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр һәм 18-19 сәгать аралыгында, эфирда әлеге тема буенча сораулар яңгыраячак. Җаваплар шалтырату һәм смс аша кабул ителә”, – диде матбугат үзәге.

Наилә Абдрахманова сүзләренчә, җиңүчеләргә ТР Медицина профилактикасы үзәгеннән истәлекле бүләкләр һәм балалар ризыклары чыгара торган билгеле оешмалардан күчтәнәч пакетлары тапшырылачак.

  •  Балаларны халыкара яклау көне 1950 елдан башлап үткәрелә.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
228
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы