Татарстан медицина профилактикасы үзәге яшь әниләрне бүләкләде

Татарстанның медицина профилактикасы үзәге 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 1 яшькәчә күкрәк баласы булган яшь әниләр өчен “Мин күкрәк сөте ашату турында нәрсә беләм?” дигән викторина-бәйгесендә җиңгән яшь әниләрне бүләкләде. Бу хакта “Татар-информ”га үзәкнең матбугат сәркатибе Наилә Абдрахманова хәбәр итте.
- Балаларны халыкара яклау көнендә, әлеге бәйге “Болгар” радиосында турыдан-туры эфирда узды.
“Традиция буенча, анда балаларына күкрәк сөте ашатучы яшь әниләр катнашты. Беренчеләредән булып дөрес җавап бирүче булып, Кайбыч районыннан Гөлназ Галиәскарова һәм Казаннан Розалия Гыйсмәтуллина табылды”, - диде матбугат сәркатибе.
Аның сүзләренчә, шушы көннәрдә Республика медицина профилактикасы үзәгенең актлар залында җиңүчеләрне котлау тантанасы узган. Аларны үзәкнең баш табибы Римма Садыйкова котлаган.
- Әлеге бәйгенең максааты: яшь әниләргә күкрәк сөтенең яшь блала организмына файдасы турында тулырак мәгълүмат бирү, баланы сәламәт үстерү юлларын күрсәтү.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 13:51
-
9 август 2022 - 09:28
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте