Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Милли китапханәсенең кайда урнаштырылачагы билгеле булды

Татарстан Милли китапханәсе «Казан» милли-мәдәни үзәге булган бинага урнашачак. Шулай ук моңарчы булган биналарын да үзендә калдырачак. Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән оч...

Татарстан Милли китапханәсе «Казан» милли-мәдәни үзәге булган бинага урнашачак. Шулай ук моңарчы булган биналарын да үзендә калдырачак. Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда бу мәсьәләдә кичәге көнгә кадәр бәхәсләр баруын, хәзер инде хәл ителгән булуын әйтте.

«Монда нормативлар бар. Бөтен булган биналарны бергә кушсак, алар шушы нормативларга туры киләләр. Китапханәнең Театр урамындагы бинага ремонт ясалды, Карл Маркс урамында да бетеп килә, Кремль урамындагы бина да ремонтлана. Хәзер НКЦының сыйдырышлылыгын исәплибез», – диде министр.

Татарстан Мәдәният министрлыгы күзаллаулары буенча Милли китапханә милли-мәдәни берләшмәләр өчен мәйданчык була ала. НКЦ бинасында Милли китапханәнең коммуникацияләр өчен дүрт залы булачак. Болар – төрле зурлыклардагы актлар заллары. «Безнең милли китапханә – милли әдәбият күплеге буенча беренче республика»,  дип җиткерде Ирада Әюпова.

Министр китапханәләрнең кешегә якынаюын, кешенең китапханәләргә килергә өйрәнүен тели. «Фондларның күп өлеше - китап саклагычларда. Ә бит алар барысы да кешегә якын булырга тиеш. Чит илләрдә шулай»,  ди министр. Ул Европа илләрендә китапханәгә булган чиратлар турында искә алды. «Кеше китапханәгә үсеше өчен, белемен арттырырга килсен иде. Без шундый китапханә булдырырга телибез»,  диде ул.

Татарстан Милли китапханәсе фондында 3,5 миллион документ саклана. Ул Россиянең бай китапханәләренең берсе. Китапханәнең биналары Казанның Кремль, Карл Маркс, Театр урамнарында урнашкан. Өч бинасы бер комплекс хасил итә. Милли китапханә үзенең төп бинасы  мәдәни-мирас объекты булган Ушковлар йорты белән горурлана.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов, Рамиль Гали

Чыганак:татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк