Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Милли музее янында «Витязь» 1812 елгы хәрби хәрәкәтләрне кабатлап күрсәтәчәк

Иртәгә, 7 гыйнварда, Татарстан Республикасы Милли музее Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә. 12.00 сәгатьтә музей ишегалдында «Фехтование тарихлары» дип аталган «Демисеркль» студиясе чыгышлары башланачак. 1...

Иртәгә, 7 гыйнварда, Татарстан Республикасы Милли музее Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә. 12.00 сәгатьтә музей ишегалдында «Фехтование тарихлары» дип аталган «Демисеркль» студиясе чыгышлары башланачак.

13.00. сәгатьтә музей залларында «1812 елгы Раштуа - 1812 елда Ватан сугышында Җиңү көне». Шулай ук кунаклар өчен «Оружие 1812 года», «Кивер, ранец, эполет» интерактив мәйданчыклары эшләячәк.

14:00 сәгатьтә музей ишегалдында «Последний бой войны» тамашасы башлана. «Витязь» хәрби-тарихи клуб әгъзалары 1812 елгы атышны, хәрби хәрәкәтләр имитациясен әзерләгән. 15.00 сәгатьтә «Кар крепостенә һөҗүм», кар атышу, йомшак спорт тәпәчләре белән сугышу каралган.

Көн дәвамында илдә Яңа елны һәм Раштуаны бәйрәм итү тарихына багышланган «Музейные чудеса под Новый год» күргәзмәсе эшләячәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/06/178332/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк