Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Милли музеенда “Музейда көн һәм төн” чарасы була

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Татарстан Милли музеенда “Музейда көн һәм төн” чарасы була. Акция 19 майдан 20 майга каршы төндә сәгать көндезге 12дән иртәнге 4кә кадәр уздырыла. Бу турыда Татарстан...

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Татарстан Милли музеенда “Музейда көн һәм төн” чарасы була. Акция 19 майдан 20 майга каршы төндә сәгать көндезге 12дән иртәнге 4кә кадәр уздырыла. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • "Музейда төн" – Халыкара музейлар көненә багышлап ел саен оештырыла торган чара. Быел ул Россиядә уникенче тапкыр үткәреләчәк. Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланганча, бу юлы акциянең темасы "Саклаудагы шедеврлар” дип атала. 

Бу көнне музей залларында, ишегалдында һәм 1 май мәйданында флешмоблар, концерт, мастер-класс, квест, спорт ярышлары һәм башка чаралар оештырылачак. Быел “Музейда төн” акциясенең төп темасы - Россиядәге волонтерлар елы һәм 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты.

1 май мәйданында төрле кәсеп осталарының “Гасырлар мирасы” исемле ярминкәсе, шәһәребезнең иң яхшы музыкант һәм диджейларыннан “Ишегалды ритмнары” һәм “Музыкаль революция” программалары тәкъдим ителәчәк. 19.00 сәгатьтә "Витязь" хәрби-тарихи клубы һәм “Кочакларда музей” проекты катнашында “Музей шаукымы” исемле интерактив тамаша башланачак. Төн уртасында "Дженази" ялкын һәм ут театры булачак.

Музей залларында чүлмәк эше, открыткалар ясау буенча мастер-класслар эшләячәк. Теләгән һәркем комнан рәсемнәр ясарга өйрәнә ала. Кечкенә тамашачылар өчен хайваннарны тотып карау мөмкинлеге булган зоопарк та оештыру күздә тотыла. Футбол сөючеләрне музей кинотеатры көтә: биредә төрле эпохаларда уйналган легендар матчларның трансляциясен күрергә мөмкин.

Кичнең төп вакыйгасы – Казанның “Рубин” футбол клубы белән очрашу. Биредә автограф-сессия һәм клубның спорт атрибутикасын музейга тапшыру чарасы була.

Музейның ишегалдында “футбол фристайлы” үткәреләчәк, "Эластико" спорт мәктәбенә йөрүчеләр футбол тубы белән төрле күнегүләр күрсәтер, дип көтелә. Спорт мәйданчыгында волонтерлар белән очрашырга, волейбол һәм бадминтон уйнап була. Музей кунаклары татар, кытай, һинд һәм тайвань традицияләре буенча пешерелгән чәйләрне татып карый алачак.

Көн дәвамында балалар өчен "Татарстан – безнең уртак йортыбыз" мәйданчыгы, иҗади остаханә, буфет, сувенирлар кибете, фотосалон эшләячәк. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк