Логотип
Хәбәрләр

Татарстан музейларында Бердәм Лев Толстой көне үткәрелә

Толстой исеме Казан белән тыгыз бәйләнгән: шәһәребездә аның туганнары гомер иткән, 1841-1847 елларда ул үзе дә биредә яшәгән, университетта укыган. Татарстанда Л.Н.Толстой елы чараларының берсе булар...

Толстой исеме Казан белән тыгыз бәйләнгән: шәһәребездә аның туганнары гомер иткән, 1841-1847 елларда ул үзе дә биредә яшәгән, университетта укыган.

Татарстанда Л.Н.Толстой елы чараларының берсе буларак, бүген, 9 сентябрьдә, республика музейларында Бердәм Толстой көне уздырыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бүген бердәм программа нигезендә тематик күргәзмәләр, әдәби-музыкаль чаралар һәм иҗади очрашулар, бөек язучы һәм фикер иясенең иҗади мирасына багышланган әдәби бәйрәмнәр үткәрү күздә тотыла.

Бердәм Лев  Толстой көне түбәндәге чараларны үз эченә ала:

12.00 сәгатьтә - Л.Н.Толстой һәйкәленә чәчәкләр салу (Толстой урамы, 11а).

12.30 сәгатьтә - Казанның Толстой белән бәйле урыннары буенча җәяүле экскурсия.

14.00 сәгатьтә - Л.Н.Толстой һәм аның нәселе белән бәйле экспонатларны күрсәтү (ТР Милли музее, Кремль урамы, 2). 

  • Толстой исеме Казан белән тыгыз бәйләнгән: шәһәребездә аның туганнары гомер иткән, 1841-1847 елларда ул үзе дә биредә яшәгән, Казан университетында укыган. Башкалабызда узган еллары - язучының тормышында әһәмиятле чор. Биредә ул үзенең каләмен чарлый, көндәлек яза башлый, тормыш кыйммәтләрен барлау кирәклеген аңлый.

Казаннан китү шәһәребез белән Толстой арасындагы элемтәне өзми. Язучы күп тапкырлар бирегә килә, шәһәр тормышы белән кызыксынып тора, хатлар алыша һәм кунакка килүчеләр арасында да Казанга бәйле кешеләр шактый була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк