Логотип
Хәбәрләр

Татарстан пластик эшкәртү буенча лидерлар өчлегенә кергән

Республикада пластик эшкәртә торган биш предприятие бар.   (Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында пластик эшкәртүче предприятиеләр саны буенча лидерлар...

Республикада пластик эшкәртә торган биш предприятие бар.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында пластик эшкәртүче предприятиеләр саны буенча лидерлар өчлегенә кергән. Бу хакта Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РФ субъектлары тарафыннан тәкъдим ителгән мәгълүматлардан күренгәнчә, хәзерге вакытта Россиядә пластмасса (пластик савыт, пакет һ.б.) эшкәртә торган предприятиеләр саны буенча Мәскәү өлкәсе (13), Свердловск өлкәсе (9), Татарстан Республикасы (5) һәм Ростов өлкәсе (5) әйдәп бара», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Бүгенге көндә Россиянең 28 төбәгендә пластик эшкәртә торган 78 предприятие бар. Әмма бу гына җитәрлек түгел. "Дәүләт регуляторы, кече һәм урта бизнес предприятиеләренең калдыклары белән эш итүдә катнашу өчен, тиешле шартлар тәэмин итәчәк", - диде Россия табигый ресурслар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин.

"Пластикны әйләнешкә кертү өчен, җитештерүчеләргә икенчел чимал җыю пунктлары системасын җайга салырга кирәк", - диде министр. 

Фото: pixabay.com

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк