Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа министрны тәкъдим итте

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Валерия Белова). Татарстан сәламәтлек саклау министрын коллективка тәкъдим иттеләр. Яңа министр Марат Садыйковны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим...

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Валерия Белова). Татарстан сәламәтлек саклау министрын коллективка тәкъдим иттеләр. Яңа министр Марат Садыйковны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

 Марат Садыйковны Татарстан сәламәтлек саклау министры итеп билгеләү турындагы указны бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалавын “Татар-информ” хәбәр иткән иде.

Марат Садыйков1993 елда “Педиатрия” белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. 2008 елдан Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы вазифасында.

2014 елның октябреннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк