Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Президенты Анкарада пассажирлар өчен асылмалы юлны карады

Рөстәм Миңнехановка асылмалы юл проектын гамәлгә ашыру, аның технологик үзенчәлекләре һәм эксплуатацияләү тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Анкара (Төркия) шәһәренә эш...

Рөстәм Миңнехановка асылмалы юл проектын гамәлгә ашыру, аның технологик үзенчәлекләре һәм эксплуатацияләү тәҗрибәсе турында сөйләделәр.

Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Анкара (Төркия) шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов пассажирлар өчен «Йәнимәхәллә-Шентепе» асылмалы юл системасын үстерү тәҗрибәсе белән танышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу юл рәсми рәвештә 2014 елның июнендә ачылган. Гомуми озынлыгы 3257 метр. Маршрутка 4 тукталыш керә: «Йәнимәхәллә» метро станциясе (шуннан башлана), «Юныс Әмре ис. мәйдан», «TRT Сәйир», «Шентепе» (соңгы тукталыш). Бер сәгатькә 106 кабинада 4,8 мең кеше йөртергә мөмкин. Асылмалы юл тәүлегенә 18 сәгать эшли.

Рөстәм Миңнехановка асылмалы юл проектын гамәлгә ашыру, аның технологик үзенчәлекләре һәм эксплуатацияләү тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Шуннан соң Татарстан Президенты асылмалы юл буйлап «TRT Сәйир» тукталышыннан алып «Йәнимәхәллә» тукталышына кадәр барды.

татар-информ

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк