Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юбилеен билгеләп үтә

Быел Рөстәм Миңнеханов 60 яшьлек юбилееын билгеләп үтә. Президентыбыз Республикабызны илнең алдынгы позицияләрендә дә тота. Ил тормышы өчен һәрдаим җан атып, икътисад, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, спорт...

Быел Рөстәм Миңнеханов 60 яшьлек юбилееын билгеләп үтә. Президентыбыз Республикабызны илнең алдынгы позицияләрендә дә тота. Ил тормышы өчен һәрдаим җан атып, икътисад, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, спорт, милли тормыш, дин өлкәләре белән беррәттән мәдәниятебезне алга җибәрүдә дә зур өлеш куя. Үзе дә һәрвакыт беренчелектә, замана белән бергә атлый, һәркайсыбызга үрнәк булып тора.

Бүген яңгыраган күпсанлы теләкләргә "Сәхнә" журналы да кушыла. Рөстәм Нургалиевич, Сезне күркәм бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек, һөнәри өлкәдә уңышлар, гаилә бәхете һәм матур тормыш телибез. Гомер юлыгыз кояш кебек якты, һәр көнегез яшәү яме, куаныч белән тулып торсын. Киләчәктә дә республикабызның төрле тармакларын алга җибәреп, сау-сәламәт булып эшләргә язсын Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк