Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итүгә 10 миллион сум сарыф итәчәк

Республика һәм шәһәр көнен салют, концерт һәм тантаналы кабул итү белән билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/26/168543/ (Казан, 26 июль, «Татар-информ», Григ...

Республика һәм шәһәр көнен салют, концерт һәм тантаналы кабул итү белән билгеләп үтәчәкләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/26/168543/

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Григорий Князев). Татарстан Хөкүмәте Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итүгә 10 миллион сум сарыф итәчәк. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары реестрында урнаштырылган.

Игълан ителгән тендер шартлары нигезендә, бәйрәм чаралары «Казан» Халыкара ат-спорт комплексында, Иске Татар бистәсендә һәм Казан ратушасында узачак. Бәйрәм чаралары планына концерт программасы, салют, ратушада тантаналы кабул итү һ.б. керә.

Подрядчылар бәйрәмне әзерләү, аппаратура белән тәэмин итү һ.б. эшләрне башкарырга тиеш.  

Фото: "Салават купере" журналы архивыннан

татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк