Логотип
Хәбәрләр

Татарстан синоптиклары яңгыр, яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Иртәгә, 11 июльдә, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, кайбер урыннарда яшен булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Моннан тыш, яшен вакытында көньяк-көнбат...

Иртәгә, 11 июльдә, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, кайбер урыннарда яшен булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, яшен вакытында көньяк-көнбатыш җилнең 15-18 м/с кадәр көчәю ихтималы да бар.

Тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары 10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез республикада һава температурасы 20дән 25 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Төбәкнең төньяк-көнчыгышында җылылык, иң салкыны көньяк-көнбатышта булачак.

Фото: Владимир Васильев, архив

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк