Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз булачагы турында кисәтә

16 июльдә, Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да, төнлә һәм көндез кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Боз явуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. 

Яшенле яңгыр вакытында секундына 17 – 22 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил исәчәк. Татарстан башкаласында җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрдан артмаячак.

Моннан тыш, аерым районнарда төнлә һәм иртән томан төшәчәк, диелгән идарнең һава торышы турындагы хәбәрендә.

Төнлә һава температурасы 15тән 20 градуска кадәр җылылыкта, көндез исә җылылык 27 – 32 градус булачак.

татар-информ 

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
372
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы