Татарстан театрлары «Алтын битлек»ле булды!
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Татарстан театрлары «Алтын битлек» премиясенә ия булдылар. Җиңүчеләр: Кариев театрының «Рөстәм маҗаралары» спектакле жюриның махсус премиясенә ия булды. Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле «Иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңде. Рәссам Марина Марьянич «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле өчен «Костюмнар эше буенча рәссам» номинациясендә премия алды. «Әкият» курчак театрының «Авиатор» курчак спектакле «Иң яхшы курчак спектакле» номинациясендә лауреат булды. Илгиз Зәйниев «Авиатор» спектакле өчен «Курчак театрында иң яхшы режиссер» номинациясендә премия алды. «Курчак театрында иң яхшы актер эше» номинациясендә Дилүс Хуҗәхмәтов җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк