Логотип
Хәбәрләр

Татарстан укучылары физика буенча Бөтенроссия олимпиадасында призер булды

Татарстанның ике укучысы физика буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасында призер булды. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Бөтенроссия мәктәп олипиадасында...

Татарстанның ике укучысы физика буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасында призер булды. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөтенроссия мәктәп олипиадасында Яр Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 78 лицееның 9 сыйныф укучысы София Назарова һәм Казанның Вахитов районындагы 131 лицейның 9 сыйныф укучысы Ян Шнейдман призер булды, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Олимпиаданың йомгаклау этабы 5–10 апрель көннәрендә Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә узды. Анда Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларыннан 14 укучы катнашкан. Олимпиада тәҗрибә һәм теоретик турларда узган.

Фото: tatarstan.ru

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк