Логотип
Хәбәрләр

Татарстан укучыларын «Әгәр мин президент булсам...» бәйгесендә катнашырга чакыралар

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Федерация Советы каршындагы парламентаризмны үстерү үзәге һәм яшь закон чыгаручылар палатасы «Әгәр мин президент булсам...» дип аталган Бөтенроссия бәйгесе игълан...

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Федерация Советы каршындагы парламентаризмны үстерү үзәге һәм яшь закон чыгаручылар палатасы «Әгәр мин президент булсам...» дип аталган Бөтенроссия бәйгесе игълан итте. Ул яшь гражданнарның булачак Россия Президентына тәкъдимнәрен формалаштыру өчен үткәрелә. Бу хакта Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗади бәйге эссе, рәсем, видеоролик һәм проект номинацияләрендә үткәрелә.

Проектлар бүгенге көн проблемаларын күрсәтә һәм дәлилләргә тиеш, шулай ук үз эченә аларны чишү буенча конкрет тәкъдимнәр кертелергә тиеш.

татар-информ

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк