Логотип
Хәбәрләр

Татарстан укучысы Румыниядә Халыкара математика олимпиадасында призлы урын алды

Казандагы 131нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Данил Сибгатуллин ел саен үткәрелә торган Romanian Master of Mathematics Халыкара олимпиадасында бронза медаль яулады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фә...

Казандагы 131нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Данил Сибгатуллин ел саен үткәрелә торган Romanian Master of Mathematics Халыкара олимпиадасында бронза медаль яулады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Романanian Master of Mathematics олимпиадасы 2008 елдан бирле ел саен Бухарест шәһәрендә үткәрелә. Анда бөтен дөньядан яшь математиклар катнаша. Бу юлы 22 ил үз вәкилләрен җибәрде.

Укучылар ике көн дәвамында шәхси биремнәр башкара. Турларның һәрберсендә 4,5 сәгать эчендә өч биремне эшләргә кирәк. Олимпиада биремнәре мәктәптә эшләгәннәргә охшамаган һәм иҗади якын килүне таләп итә.

Биремнәрнең авторлары -танылган математиклар, шул исәптән россиянекеләр дә бар. Оештыручылар иң оригиналь чишелешләрне аерым билгеләп үтә. Нәтиҗәләр шәхси һәм команда зачетларында ясала. Ярышларның рәсми теле – инглиз теле, ләкин катнашучылар биремнәрне туган телдә алалар. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк