Логотип
Хәбәрләр

Татарстан урманнарында өченче класслы янгын куркынычсызлыгы игълан ителде

(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Татарстан урманнарында өченче класслы янгын куркынычсызлыгы игълан ителде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буен...

(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Татарстан урманнарында өченче класслы янгын куркынычсызлыгы игълан ителде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы дистанцион мониторинг системасы мәгълүматлары буенча, республиканың 45 муниципаль берләшмәсендә өченче класслы янгын куркынычы көтелә.

Аларга Чүпрәле, Буа, Алексеевский, Балык Бистәсе, Чистай, Спас, Тәтеш, Әгерҗе, Актаныш, Югары Ослан, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Әлки, Азнакай, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Аксубай, Балтач, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лениногорский, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевский, Мөслим, Нурлат, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Сарман, Саба, Тукай, Теләче, Чирмешән, Ютазы районнары, шулай ук Чаллы һәм Казан шәһәрләре керә.

Авыл хуҗалыгы җирләрендә ут куллану кагыйдәләрен бозу аркасында янгын куркынычы фаразлану сәбәпле, табигатьтә, торак йортларда, дача йортларында, шулай ук янәшәдәге урманнарда янгын чыгу куркынычы бар. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк