Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Язучылар берлеге Габдулла Тукай туган көне уңаеннан тантаналы чараларга чакыра

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). 26 апрель, пәнҗешәмбе көнне, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Татарстан башкаласында тантаналы чаралар узачак. Бу хакта Татарстан Я...

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). 26 апрель, пәнҗешәмбе көнне, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Татарстан башкаласында тантаналы чаралар узачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.

Иртәнге 08.00 сәгатьтә Тукай мәйданында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салыначак.

09.30 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Туган тел көненә һәм Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган чара оештырыла.

12.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында Габдулла Тукай һәйкәле каршында Шигърият бәйрәме була.

Тукай шигъриятенә битараф булмаган һәркемне һәм әдәбият-сәнгать сөючеләрне тантаналы чараларда көтеп калабыз, диелә ТР Язучылар берлеге чакыруында.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк